Экспозиция Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан булган 47 Герой аталары портретыннан тора. Күргәзмә Баулы районы Герой аталарының 8 портреты белән тулыландырылган.
Бу проект – чын патриотлар тәрбияләгән ир-атларга хөрмәт күрсәтү. Аларның уллары махсус хәрби операция барышында, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, гаять зур батырлык һәм каһарманлык күрсәткән егетләр.
Күргәзмә 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.