Яр Чаллы шәһәренең «Эврика» мәдәни үзәгендә Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге чара ел саен татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне һәм халыкның рухи кыйммәтләрен саклап килгән зирәк, белемле һәм сәләтле кызларны бер мәйданда җыя.
Бәйгенең программасына катнашучылар белән танышу, интеллектуаль биремнәр, иҗади чыгышлар, милли киемнәрдә дефиле һәм милли ашларны тәкъдим итү керде. Һәрбер кыз үзенең милли мираска булган хөрмәтен, шәхси үзенчәлеген һәм татар мәдәниятенә ихлас мөнәсәбәтен күрсәтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин сәламләде. Ул бәйгенең татар халкы мәдәниятен саклау һәм дөньякүләм популярлаштыруда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Республика ярымфиналына түбәндәге катнашучылар үтте:
Айсылу Абдуллина — Яр Чаллы шәһәре;
Камилә Минһаҗева — Мөслим районы;
Алия Сафина— Актаныш районы.
Зона этабында чыгыш ясаган барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга киләчәк сынауларда да зур уңышлар телибез!



