Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашып, Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Чарада яңгыраган төп мәсьәләләр турында тулырак «Татар-информ» язмасында.
Матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 2025 елда үткән форумнар, Сабантуйлар, очрашулар, акцияләр, фестивальләр турында сөйләде. Үз чыгышында ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Татар журналистлары форумы, «Милли тормыш һәм дин» – Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Федераль Сабан туе, Бөтенроссия авыл Сабан туе, «Татарча диктант», «Татар кызы» һәм башка төп чараларга тукталды.
«Барыбыз да бергәләп төрле яклап ярдәм итәргә тырыштык»
Васил Шәйхразыев чыгышын узган елның төп темаларның берсе – махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү мәсьәләсеннән башлады.
«2024 елда без Милли Шура утырышы вакытында 440 пункттан торган планны раслаган идек. Һәм Милли Шура нигезендә ул «Бөек җиңүнең 80 еллыгы» һәм «Тынычлык елы» дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында хезмәтне шушы план нигезендә алып бардык. Кая гына барсак та, ниләр генә оештырсак та, кемнәр белән очрашсак та – безнең бу ел махсус хәрби операция белән бәйләнгән. Шуңа күрә барыбыз да бергәләп – оешмалар, авыллар, районнар, шәһәрләр төрле яклап ярдәм итәргә тырыштык», – диде ул.
Васил Шәйхразыев махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүгә татарлар яшәгән барлык төбәкләр дә кушылуын искәртте.
«Татар эшмәкәрләре миллионлаган сумнарга хәрби операциягә кирәк әйберләрне сатып алып, бергәләп анда алып барып, ияләренә җиткердек. Бөтендөнья татар конгрессы бу елны биш тапкыр, квартал саен Донецкига, үзебезнең Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә ярдәм алып барды. Үзебезнең егетләребез нәрсәләр сорыйлар, нәрсәләр кирәк – барысын да җиткерәбез. Элек без үзебез генә барган булсак, быел безнең өлкәләрдәге вәкилләр дә безгә кушыла башлады: Самара, Ырынбур, Архангельск, Краснодар, Адыгея… без бергәләп зур кәраваннар җыеп барабыз. Соңгы барганда Владивосток егетләре дә кушылды, бергә барып ярдәм күрсәтәбез», – диде ул.
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге татарларга да һәрдаим ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды.
«Берничә ел элек, беренче тапкыр Донецк, Луганскиларга барганда әгәр дә очрашуга 10 кеше килсә, шундый зур шатлык була иде. Чөнки күбесе өйләреннән чыгарга, килергә курка иде. Ә менә без быел баргач, инде Луганск өлкәсендә дә, Донецк өлкәсендә дә ике залда 600-800гә кадәр кеше килеп, рәхәтләнеп безнең белән аралашып, җырлап, сорауларын биреп, төрле яктан җаваплар алып кайтып китте. Татар халкы очрашса, чара беркайчан да җыр-моңсыз узмый. Без дә һәрвакыт әлеге шәһәрләргә төрле артистларны алып барырга тырышабыз, матди яктан гына түгел, рухи яктан да ярдәм күрсәтү мөһим», – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

«Киләсе 2026 ел – Тукай һәм бөек шәхесләребез елы»
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында рәисе Васил Шәйхразыев киләсе 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим иткән иде. Әлеге тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
«Алдагы планнарга килсәк, 24 ноябрьдә без Милли Шура утырышында киләсе елга планны хупладык. Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Тукай елы дип игълан итте. Чөнки бөек Тукаебызга 140 яшь тула, Тукай безнең бөек шәхесебез, ләкин тагын игътибарга лаек шәхесләребез күп – Муса Җәлилгә, Сара Садыйковага да 120 ел. Кемнәрнең юбилейлары – алар безнең сигез кеше, һәрберсе шушы планга кертелде. Киләсе елгы планда безнең 661 чара теркәлгән», – дип искәртте Васил Шәйхразыев.

«Дин юнәлеше безнең өчен бик мөһим»
Васил Шәйхразыев чыгышында соңгы елларда дини дөньяның төп вакыйгаларының берсе – ифтарларга да тукталды.
«Без май аенда «Дини әһелләре форумы»н уздырабыз, әлеге форум нәтиҗәсендә күп кенә мөфтиятләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, алар безне төрле ифтарларга чакыра, әлеге юнәлешне үзебез өчен «Ифтар дипломатиясе» дип атадык. Рамазан ае вакытында күп кенә өлкәләргә барып, зурлап, татар халкы, татар милләте өчен ифтарлар үткәрә башладык», – дип дәвам итте ул.
Васил Шәйхразыев әлеге юнәлештә Ульяновск өлкәсен үрнәк итеп куйды.
«Күбебез өчен үрнәк булып торган Ульяновск өлкәсен мисалга китерәсем килә. Без Татарстанны алмыйбыз инде, бездә 10 меңнән артык халык җыела. Ульяновск өлкәсендә ифтарларга 4,5 мең кеше килә. Аның 4 меңе татар, ярты меңе башка милләт вәкилләре. Анда бәйрәмнәр һәрвакыт гөрләп уза. Һәм безнең төп теләк – татар гаиләләре килсен! Ифтарларда берничә буын – балалар, әбиләре-бабалары белән бергә җыелып, татар ризыкларын авыз итә, башка татарлар белән аралаша, шулай итеп дуслык җепләре барлыкка килә», – диде Милли Шура рәисе.
Ул ифтарлар башка төбәкләрдә актив оештырылуын әйтте.
«Хәзер инде Ижевск, Самарада ифтарларга меңләп кеше җыела, Уфада берничә мәҗлес үткәрәбез. Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары»нда Башкортстан һәм Татарстан районнарыннан татарларны җыябыз. Төбәкләрдә күп кенә мәчетләребез, мәдрәсәләр бар, вәгазьләрне күбесе татар телендә алып барырга тырыша. Шуңа күрә дин юнәлеше безнең өчен бик мөһим», – дип искәртте Шәйхразыев.

«Табышны бүлгән вакытта бер өлешен авылны саклап калуга бирегез»
Киләсе елда Россиянең татар авыллары вәкилләре кабаттан Казанда очрашачак. 24-26 март көннәрендә башкалада Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.
«Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 24-26 мартта була. Беләсез, Россиядә 4200ләп татар авылы бар, шушы авыллардан без татар эшмәкәрләрен чакырабыз. Алар Казанга килә, бер-берсе белән аралашалар, без дә аларга төрле яклап яңа әйберләр күрсәтергә тырышабыз. Татарстанның алгы якларын күреп, үзләренә алып кайталар. Безнең иң зур теләк – аларның табышын арттыру, аның юлларын күрсәтү. Ә табыш арткач, ул бүленә. Без һәрвакыт: «Бүлгән вакытта бер өлешен шушы авылны саклап калуга, үстерүгә һәм милләтне үстерү юнәлешенә бирегез», – дип әйтәбез», – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

«Сабантуйлар – Татарстанның бренды»
Васил Шәйхразыев үз чыгышында татар халкының милли бәйрәмнәре – төрле төбәкләрдә Сабантуйлар уздыру мәсьәләсенә дә тукталды.
«Татарлар бөтен дөнья буйлап таралып яши. Безнең читтә яшәгән татарлар белән төп аралашу чарасы ул –Сабантуйлар. Быел Бөтенроссия авыл Сабан туен Киров өлкәсе Нократ Аланы районында Федераль Сабантуйны Якутиядә үткәрдек. Якут халкы үзләренең милли киемнәрендә каршы алды, без, татарлар үзебезнең милли киемнәр, уеннар белән бергә уздырып җибәрдек, бик матур килеп чыкты. Анда 6 мең генә татар яшәсә дә, 1 миллион халык арасында безнең өчен һәрбер татар кешесе, һәрбер татар гаиләсе бик кирәк, бик кыйммәтле. Милләттәшләребез күпләп яшәгән җиргә генә түгел, әгәр дә җитәкчеләр, җирле оешмалар анда актив икән, без аларга һәрвакытта да барып җитәбез», – дип сөйләде ул.
Васил Шәйхразыев сүзләренчә, чит төбәкләрдә Сабантуйлар уздыру урыннары инде 2030 елга кадәр билгеләнгән.
«Сабантуйлар уздыру төбәкләре 2030 елга хәтле бүленеп беткән. Кайвакытта уйлап та куябыз – тагын нинди Сабантуй уйлап табарга? Чөнки чит илләргә барган вакытта, башка төбәкләр белән аралашканда аңлыйбыз, Сабантуй – безнең бренд. Халык белән аралашабыз, алар – «Ә, мин сезнең Сабантуйда булдым, беләм, матур бәйрәм» диләр. Бу безнең горурлык, икенче яктан караганда чын мәгънәсендә визит карточкасы», – дип искәртте ул.

«Татарстан – рухи ватаныбыз»
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе 2025 елда татар дөньясы өчен мөһим чара – Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулары булуын ассызыклап үтте.
«Быел безнең өчен аеруча мөһим сәяси вакыйгаларның берсе – Татарстан Республикасы Рәисен сайлау булды. Бу сайлауларны без үзебезнең халкыбыз өчен әһәмиятле вакыйга буларак кабул иттек. Хәтерләсәгез, узган елның ноябрендә Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов татар эшкуарлары исеменнән беренчеләрдән булып Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Рөстәм Нургалиевич, Сез – бөтен татар дөньясының лидеры, шуңа күрә кандидатурагызны тәкъдим итүегезне сорыйбыз, без аны тулысынча хуплыйбыз», — дигән иде. Быел без аңа бу позициясе өчен тагын бер кат зур рәхмәтебезне җиткердек», – диде ул. Васил Шәйхразыев, сүзләренчә Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге һәм үсеше дә турыдан-туры Татарстан Рәисе Рөстәм Рөстәм Миңнеханов исеме белән бәйле.
«Рөстәм Нургалиевичның чираттагы срокка Татарстан Рәисе итеп сайлануы һәм республикада, шулай ук Россия күләмендә дә, иң югары сайлау процентлары күрсәтелүе — аның абруеның, халык ышанычының ачык дәлиле. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итә, күп чараларда шәхсән катнаша, әһәмиятле тәкъдимнәр кертә. Моның өчен без аңа ихлас рәхмәтлебез», – дип искәртте ул.
Шулай ук Васил Шәйхразыев соңгы елларда алып барылган эшчәнлеккә дә тукталды.
«Соңгы елларда без «Татарстан — минем рухи ватаным» шигаре астында системалы эш алып барабыз. Дөньяның кайсы почмагында гына яшәсә дә, һәр татар кешесенә без шуны әйтәбез: «Кайда гына тусагыз да, кайда гына яшәгез дә – Татарстан бар, безнең мәркәзебез Казан бар. Татарстан – безнең рухи ватаныбыз, без сезне монда һәрвакыт көтәбез, монда берләштерәбез, тәрбиялибез, өйрәтәбез, таныштырабыз, кавыштырабыз», – дип билгеләп узды ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar