Тимерьюл район хакимиятендәге “Крутояр” эзтабарлар отрядының сугышчан дан залында Шамил Яков улы Латыповка багышланган истәлекле экспозицияне ачу тантанасы узды.
Тантаналы чарада район хакимияте вәкилләре, “Боевое братство” оешмасы әгъзалары, 31, 48 нче мәктәп һәм 30 нчы гимназия укучылары, Ватан героеның туганнары һәм якыннары катнашты.
Шамил Яков улы 1963 елның 16 ноябрендә туа һәм Ватан сакчысының катлаулы юлын уза. Ул гвардияле кече сержант булып хезмәт итә һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 2014 елда Тимерьюл районының “Боевое братство” оешмасы рәисе булып сайланып, белемен һәм тормыш тәҗрибәсен яшь буын вәкилләре белән бүлешә, аларда патриотлык һәм тарихыбызга хөрмәт хисе тәрбияли.
2022 елда Шамил Яков улы “Ермак” доброволецлар батальоны составында пулеметчы буларак сугышып, махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елда Советлар Союзы Герое Александр Матросов исемендәге артиллерия дивизионында хәрби хезмәтен дәвам итә.
Кызганычка, 2025 елның 4 октябрендә Шамил Яков улы сугышчан бурычларын үтәгәндә, хәрби антына тугрылык саклап, батырларча һәлак була. Аның турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр.
Чыганак: emet73.ru