tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыру буенча утырыш узды
Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыру буенча утырыш узды

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыру буенча утырыш узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыру буенча эш төркеме утырышы узды.

Анда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Раил Фәхретдинов, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Радик Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, “Безнең мирас”, “Мәдәни җомга” журналларының баш мөхәррире, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты. Утырышта катнашучыларның һәркайсы эшлекле тәкъдимнәрен кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*