Яңа гына аяк баскан 2026 елны президентыбыз Владимир Путин Россия Халыклары бердәмлеге елы, дип игълан итү уңаеннан, безнең Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасының территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалёв инициативасы белән биредә “Татар Моклокасы дусларын чакыра” дигән бик күркәм халыкара мәдәни-ял чарасы булып узды. Анда балачага бик теләп һәм зур кызыксыну белән төрле күңел ачу конкурсларында, шаян ярышларда катнашты. Хәтта өлкәннәр дә җырлап-биеп чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрде, самовардан кайнар чәй эчте, хуш исле боткадан авыз итте. Ә бөтен балаларга да Яңа ел бүләкләре таратылды һәм шулай итеп Халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.
Кызыклы һәм әһәмиятле чарада татар, рус, чуваш, әрмән Кыш бабае һәм Кар Кызы катнашты. Алар күрше Бозлаудан, Рус Моклокасыннан, Воротынец округы Лысая Гора поселогыннан һәм Кнәген шәһәреннән килде.
Килгән кунакларны һәм тамашачыларны Спас округы мәдәният идарәсе җитәкчесе Елена Синева, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалев сәламләде, Яңа ел белән җылы тәбрикләде. Бу көнне балачага гына түгел, бөтен халык яраткан персонажлар белән әйлән-бәйлән йөрде, җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Гадәттәгечә, безнең авыл бәйрәмендә тәм-томнар тулы “Чәйханә” дә эшләде. Мәйданда халыкны кайнар аш белән дә сыйладык. Иҗади чыгышлар белән күп санлы тамашачыларны һәм кунакларны округның “Сюрприз” балалар цирк студиясе, Воротынец округы “Гармония” милли мәдәниятләр һәм туризм үзәге артистлары шатландырды.
Бәйрәм чарасында катнашкан коллективларга авыл хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә иң зур рәхмәтләребезне, әлбәттә, фестивалебезнең төп спонсоры, Түбән Новгородта яшәп көн күрүче мәрхәмәтле авылдашыбыз Рәшит Хәсәновка белдерәбез. Туган ягы өчен җан атып торган шундый егетләр булганда эшләве рәхәт тә, ләззәт тә.
Гализә Кукаева,
Татар Моклокасы мәдәният йорты оештыручысы.