Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында мөнәҗәтләр һәм бәетләр район фестивале үтте. Мөнәҗәтләрне ялгыз әйтүчеләр дә, күмәкләп әйтүчеләр дә булды. Фестиваль Баулы районы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы ярдәме белән тормышка ашырылды.
Фестиваль бәет-мөнәҗәтләр тарихы, аларның әйтелеше хакында мәгълүмат бирүдән башланды. Чараны алып баручы Йолдыз Шакирова мөнәҗәтләр турында балачак хатирәләре белән үреп тамашачыга җиткерде.
Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов фестивальгә килгән тамашачыларны сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде.
– Мин бик шат сезнең белән мондый матур кичәдә катнашуыма. Аллаһы боерса, тиздән Рамазан аебыз да башланып китә. Бу айларыбыз изге эшләр белән башланып китүе тагын да бер матур эш булып тора, – дип үзенең сәламләү сүзен җиткерде Әнвәр хәзрәт. – Мөнәҗәтләр турында әйткәндә, күбегез беләсез, безнең районның ансамбле дә бар. Алар республика күләмендәге бәйгеләрдә дә урыннар алып кайттылар. Римма ханым зур тырышлык куя, апаларга да рәхмәт алар мөнәҗәтләрне матур итеп әзерләп киләләр. Мөнәҗәт турында сөйләгәндә, кечкенә генә бер нәсихәт тә сөйләп үтәсем килә. Үземнең балачакта истә калган әйбер ул. Мөнәҗәт – ул ниндидер бер сәнгать кенә, матур яңгырый торган бер мәдәни феномен гына булырга тиеш түгел. Кечкенә чакта истә калган әбиемнең урак тотып ишегалдындагы гына үләннәрне кисеп тавыкларга биргәне, ә шуны эшләп йөрегәндә ул мөнәҗәтләр әйтеп йөри иде. Кайвакыт хәтта күзләреннән яшьләре китә иде. Мөнәҗәт – ул телгә, сөйләмгә күчкән күңелдәге кичергән хисләр бит ул.
Сәхнәгә беренче булып Баулының “Инсаният” мөнәҗәтләр әйтүче ансамбле чыкты. Алар тулы бер сәхнәләштерелгән аулак өй күренешен күрсәттеләр. Шуның белән тамашачыга мөнәҗәтләр дә ишеттерделәр.
Ансамбльнең җитәкчесе Римма Яруллина иң беренче тапкыр мөнәҗәтләр белән танышу тарихын сөйләде. Моннан алты ел элек Гөлсорур абыстай Гафурова кушуы буенча, Баулы районы мөхтәсибәте исеменнән ул беренче тапкыр Бөгелмәдә узган мөнәҗәтләр фестиваленә барган.
– Мөнәҗәтнең нәрсә икәнен дә белми идем. Фестивальгә барыр алдыннан миңа бер текст бирделәр дә миңа, ул мөнәҗәт сүзләре иде. Шуны әбиемнән отып калган борынгы көйгә әйттем. Шуннан тиз генә ансамбль оештырып мәчеткә йөрүче апалар белән, алар да бер мөнәҗәт өйрәнде, – дип сөйли Римма ханым. – Шулай итеп алты ел элек без башлап җибәрдек Бөгелмәдәге мөнәҗәтләр фестиваленә катнашуыбызны. Без бит инде аңа бик тиз әзерләндек. Шунда ук уйладым, монда ныклап әзерләнергә кирәк икәнен. Әнвәр хәзрәт тә ышанычын белдереп, бу эшне миңа тапшырды. Шулай итеп мәчеткә йөрүче апалар белән ансамбль төзеп, аңарга “Инсаният” дип исем кушып, күп итеп мәнәҗәтләр өйрәндек. Бәйгеләргә дә рәхәтләнеп йөрибез.
Римма ханым сүзләренчә, ул үзе күбрәк Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев башкарган мөнәҗәтләрне тыңлап өйрәнгән.
Мөнәҗәтчеләр арасында Сәвия апа Низамова да бар. Ул төркем белән дә, ялгызы гына да мөнәҗәтләр әйтә.
– Мин авыл кызы. Әбекәйләр без бәләкәй чагында кич утыралар иде бит. Алар шушы мөнәҗәтләрне әйтәләр иде, – дип сөйли Сәвия апа. – Ул вакытта мин аның мөнәҗәт икәнен аңлап та бетермәгәнмен. Әбекәйләрнең укыганнарын тыңлап утыра идем. Үзем олыгайгач, мөнәҗәт әйтәсем килә башлады.
Сәвия апаны беренче тапкыр мөнәҗәтләр бәйгесенә Бөгелмә шәһәрендә катнашырга Баулының элеккеге инвалидлар җәмгыяте рәисе мәрхүмә Хаҗәрия Мортазина үгетләгән.
– Әбекәйдән отып калган беренче мөнәҗәтемне шулай итеп мин Бөгелмәдә 11 ел элек әйттем. Аннары бер елны оныкларым белән бардым, соңрак бер оныгым белән генә бардым, – дип сөйли Сәвия апа. – Шулай итеп ялгыз мөнәҗәтләр дә әйттек, аннары инде Римма безне үз канаты астына алды дисәм дә була. Бүгенге фестивальдә мин башта төркемдә кызлар белән, аннары “Рәсулуллаһ” дигән мөнәҗәт әйтәм.
Фестиваль барышында егермегә якын катнашучы чыгыш ясады. Аларның барысы да катнашучы дипломы тапшырылды.
Индира Сәйфуллина, Баулы шәһәре
Чыганак: dumrt.ru