Бүген, 13 март көнне, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә бара.
Сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашындагы Өлкә ифтары мәҗлесендә булачак. Анда Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Ульяновск өлкәсенең Төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллинның да катнашуы көтелә.