ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньда татар токмачы ясау буенча мастер-класс узган
Сызраньда татар токмачы ясау буенча мастер-класс узган

Сызраньда татар токмачы ясау буенча мастер-класс узган

Сызраньда татар токмачы ясау буенча мастер-класс узган. Токмачлар төрле төсле булган: куркума кушылганы – сары, чөгендерлесе – кызыл, ә шпинат кушып ясалганы яшел килеп чыккан. Күпләр өчен бу ачыш булган — зәвык буенча да, процесс буенча да.

Иң мөһиме — бер өстәл янына балалар, яшьләр һәм өлкән буын җыелган. Камырны бергә болгатып, тәгәрәтеп, токмачны пөхтә итеп кискәннәр, аннары аны әзерләгәннәр һәм уртак өстәл артында бүлгәннәр.

Чәйсез кая инде ул — кайнар салмадан соң чәй артында җанлы  аралашу дәвам иткән.

Мондый чараларда яшьләр зур кызыксыну белән өйрәнергә, эшләп карарга омтыла икән, димәк милли традицияләр алга таба да яшәячәк дигән өмет бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*