Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” дигән китап тәкъдим итү кичәсе үтте. Китапның фәнни мөхәррире профессор Д.М.Исхаков, аның урынбасары тарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинских. Китап Татарстан Республикасы Дәүләт программасына бирелгән грант исәбенә, Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән чыгарылган. Монда Казан, Төмән, Тубыл галимнәренең фәнни хезмәтләре урын алган.

Җыентыкта шәһәребезнең танылган галимнәре: А.А.Адамовның, З.А.Тычинскихның, унбишенче мәктәпнең музей җитәкчесе Р.С.Кутумованың, тарих фәне укытучысы Г.С.Хисәметдинованың фәнни эшләре кертелгән. Кунаклар алдында алар да  үзләренең фәнни эзләнүләре турында чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры С.З.Хисмәтуллин: ”Этномәдәни компонентлы мәктәптә мондый иҗади җомга кичәләре киләчәктә дә оештырылачак. “Себер татарларның тарихы һәм мәдәнияте” китап югары сыйныф укучылар өчен яңа кызыклы ачыш. Тарих фәннәрен укытучыларга, туган ягыңны өйрәнүчеләргә эшләрендә кирәкле әсбап. Залда утыручы милли мәдәни автономия әгъзаләре, себер татар мәдәният үзәге коллективы бергәләп 
Римма Умитбаева, Тубыл



 
					
				