ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньда яңа мәчет ачылачак
Сызраньда яңа мәчет ачылачак

Сызраньда яңа мәчет ачылачак

Тиздән Сызрань мөселманнары өчен яңа мәчет ачылачак. Берничә ел дәвам иткән Җәмигъ мәчете төзелеше ахырына якынлаша. Тантаналы ачылыш 2026 елның май уртасына планлаштырылган.

500 дин тотучыга исәпләнгән мәчет төзү чын мәгънәсендә гомумхалык эшенә әверелде. Бу еллар эчендә проектка йөзләгән кеше үз җанын һәм акчасын салган. Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, бу «халык төзелеше, анда һәр кирпеч йөзләгән кешенең йөрәге һәм күңеле аша үткән», диелә хәбәрдә.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*