ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Белорусиянең җирле татарлары дин тота, күчеп килгәннәре Сабантуй уздыра
Белорусиянең җирле татарлары дин тота, күчеп килгәннәре Сабантуй уздыра

Белорусиянең җирле татарлары дин тота, күчеп килгәннәре Сабантуй уздыра

Белорус Республикасында икенче Халыкара фәнни туган якны өйрәнү конференциясе узды. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган, Татарстан Республикасыннан килгән төбәкчеләр тарихка кереп калган сугыш узган җирләрдә булалар, конференцияләрдә катнаштылар. Әлбәттә, иң беренче итеп, биредәге татарлар тарихы белән кызыксындылар.

Белорусиядә татарлар XIV гасыр башында пәйда була башлый. Гедимин, Кейстут, Ольгерд исемле Литва кенәзләре татарларны Алтын Урдадан хезмәт итәргә чакыралар. Литва кенәзе Витовт татар җайдакларын көнбатыш чикләргә һәм зур замоклар тирәсенә сакка куя.1395 елда ул Алтын Урдадан куылган Токтамыш ханны кабул итә. 1397 елда ул аның белән Азов диңгезенә поход ясый һәм аннан хезмәт итәргә татарлар алып кайта. Нәкъ менә шушы ел – татарларның күпләп килү елы итеп теркәлеп кала.Үзләренең яңа туган җирләрендә татарлар, ил сакчылары булып калалар. XIV- XVI гасырларда татарлар үз телләрен югалталар, алар белорус, поляк, рус телендә сөйләшә башлыйлар. Ә менә кулъязмалар “китабы” гарәп графикасы белән белорус, поляк телләрендә языла. Хәзерге заман татарлары Белорусиягә совет заманында, сугыштан соң килеп урнаша. Соңгы халык саны алу буенча, Белорусиядә 8 меңгә якын татар яши, шулай ук 700 гә якын башкортлар гомер итә. Җирле Белорусия татарлары туган телләрен белми, ләкин ислам динен саклый.

Белорус Республикасы мөселман дини оешмасы җитәкчесе, мөфти Абу-Бекир Шабановичның һәр буынында муллалар булган.

“Минем милли кодым – нәсел шәҗәрәмә язылган. Тамырларым татарлар күпләп яшәгән Ивье районыннан. Динне колхозлашу, сугыш чорларында да югалтмыйча, бүгенге көндә дә саклап киләләр. Белорусия татарлары тырыш халык. Алар бакчачылык, терлекчелек, җир эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Кечкенәдән үзем дә шундый эшләр эшләп үстем һәм шул вакытта дүрт ел дин сабагы да алдым. Башка татарлар да шулай сабак алды, динебез шуңа сакланып калды да. Гаиләдә дә әти-әнием «тормыш иптәшең татар булсын”-  дип үстерде. Литва татары кызы белән тормыш кордым. Улыбыз белорус кызына өйләнде, киленебез ислам кабул итте. Күп балаларыбыз бүгенге көндә мәдрәсәдә белем ала. Белорусиядә 6 мәчет, 6 намаз уку йортлары эшләп килә. 1958 елда без татарларны бергә туплый башладык. Хатлар, открыткалар җибәреп, белдерүләр ясап, без аларны җыя алдык. Сезнең зур делегация булып Белорусиягә килүегез шуны раслый. Сез боз кузгалткандай безне яңа чаралар уздырырга канатландырдыгыз. Безгә дә шундый конференцияләр уздырырга кирәк. Моның өчен хәзер безгә мәчет бинасы гына җитми. Сез 1500 чакрым килеп, безне бер дулкында тоттыгыз. Бөтендөнья татар конгрессының ярдәмен һәрвакыт тоеп торабыз, үзем күп еллар исполком составында булдым. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та безгә яхшы мөнәсәбәттә. Белорусия дә бүгенге көндә дүрт дини оешма эшли. Барлык оешмалар, Белорусия татарлары өчен бу зур бүләк булачак” – диде ул.

Белорус Республикасында “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирас оешмасы эшләп килә. Аның җитәкчесе Эльвира Левшевич. Тумышы белән Башкортстаннан булган Эльвира ханым  татар телендә иркен аралаша, үз янына да шундый милләттәшләребезне туплаган. Нәкь менә алар Сабантуй, милли бәйрәмнәребезне, истәлекле чараларны үткәрә дә инде. Төгәлләп шуны әйтәсе килә, нинди генә оешмалар булмасын, алар татар дигән исемне милләттәшләребез  Белорус Республикасында горур йөртәләр. Республиканың кайсы тарихи җиренә генә басма, ул татар милләте белән бәйләнгән. Татар Белорусиядә дә татар!

Рәфилә Рәсүлева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*