Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге гимназиясендә “Татнефть” Хәйрия фонды ярдәме белән “Ризаэддин Фәхретдин: рухият, мәдәният, мәгърифәт” VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция быел алтынчы тапкыр галимнәрне, укытучыларны, галимнең туганнарын бер мәйданга туплады.
Быел чара мәшһүр мәгърифәтче, дин әһеле һәм мөфти, педагог һәм тарихчы, әдип һәм журналист булып дөньякүләм танылган күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдиннең вафат булуына 90 ел, ислам дөньясы өчен билгеле булган Беренче Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнашып, Мәккәдә зур дипломатик эшчәнлек башкарып кайтканына 100 ел тулу хөрмәтенә оештырылды.
Р.Фәхреддинне зурлап, гыйльми конференциягә килгән мәртәбәле кунаклар, галимнәр арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рахимов С.Т., Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Энциклопедия институтыннан филология фәннәре докторы Исламов Р.Ф., Ислам мирасы Болгар академиясеннән филология фәннәре кандидаты Шафигуллина Р.Ф., Россия кооперация институтыннан филология фәннәре кандидаты Бикташев Р.И., “Безнең мирас” журналы мөхәррир урынбасары Гобәйдуллин Л.И., Кырым республикасы Бахчасарай шәһәрендә урнашкан И.Гаспралы музей-комплекс җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Абибуллаева Э.Э., Бөгелмә шәһәреннән Һ.Атласи фонды җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Мөхәмметдинова А.Х. бик кызыклы чыгышлар ясадылар.
Фирая Рәшитова, Санкт-Петербург
“Питер-татар” порталы