ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Барнаул һәм Екатеринбург татар яшьләре белән очрашты
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Барнаул һәм Екатеринбург татар яшьләре белән очрашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Барнаул һәм Екатеринбург татар яшьләре белән очрашты

1-3 май көннәрендә Казахстанның Семей шәһәрендә төбәкнең төрле почмакларыннан килгән актив татар яшьләрен берләштергән Казахстан татар яшьләре форумы узды.

4 сентябрьдә исә Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Казанга кайтыр юлда Барнаулда тукталыш ясады. Монда кунакларны «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Артём Зинатуллин каршы алды. Ул кунаклар өчен шәһәр буйлап экскурсия үткәрде.

Алга таба Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Екатеринбургка таба юл тотты. Анда Свердловск өлкәсе «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы активы белән җылы очрашу булды. Ике төбәк вәкилләре уртак проектлар, чаралар оештыру турында сөйләште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*