ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды.

Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини традицияләрне өйрәнү, татар телен саклау һәм дини оешмалар белән Бөтендөнья татар конгрессы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды. Мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Казан һәм Болгар җирлегендә уңышлы оештырылган «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләренең XVI Бөтенроссия форумы өчен Васил Шәйхразыевка рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*