Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазия Республикасына барачак. Сәфәр 9 июньгә планлаштырылган һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга, Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә әзерлекне бәяләүгә багышланган.
Делегациянең эш программасы Сухумда башланачак. Биредә Васил Шәйхразыевның Абхазия Президенты Бадра Зураб улы Гунба белән очрашуы планлаштырыла. Очрашу барышында руспубликалар арасындагы хезмәттәшлек перспективалары һәм Сабантуйны оештыру белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышыначак.
Аннары Татарстан делегациясе Сухумның яр буен һәм Сабантуй үткәрү мәйданчыгын карарга юл тотачак. Анда татарстанлылар локациянең Сабантуй кунакларын кабул итүгә әзерлеген бәяләячәк.
Шулай ук Сабантуйны оештыру комитеты утырышын оештыру да күздә тотыла. Абхазия Министрлар Кабинетында узачак утырышта бәйрәмгә әзерлеккә йомгак ясалачак һәм чара алдыннан эшләнеп бетәсе бурычлар билгеләнәчәк.
Программаның аерым пункты Татар мәдәни үзәген төзү барышын тикшерү булачак. Делегация төзелеш мәйданчыгына барыр, дип көтелә. Анда Васил Шәйхразыев эш барышын шәхсән бәяләячәк.