25 апрельдән 27 апрельгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге белән берлектә режиссерлар һәм Сабантуй оештыручылар семинар практикумын уздыра. Кичә курсларның ачылышы булды.

Сабантуй уздыру серләренә бу көннәрдә Россиянең 18 төбәгеннән һәм 11 чит илдән 80 вәкил төшенәчәк. Семинар практикум эшенә Татарстан Фәннәр академиясе, Россия Көрәш Федерациясе җәлеп ителгән.
Курсларда Сабантуй режиссурасына һәм бәйрәмне куюга өйрәтәчәкләр, Сабантуйда этносәнгати бизәлеш буенча мастер-класслар узачак, оештыру моментларына тукталачаклар. Курслар тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.