14 гыйнварда Свердлау өлкәсе Ревда шәһәрендә "Победа" күңел ачу үзәгендә яңа төзелгән "Чишмә" татар эстрада-фольклор музыкаль ансамбль беренче концертына тамашачылар чакыра.
Дәвам »Архив модератора: Модератор Миннуллина
«Татармультфильм» Әлдермештән Әлмәндәр турында халык мультфильмы төшерү проектын башлап җибәрде
“Татармультфильм” берләшмәсе народныймультфильм.рф проектын башлап җибәрә һәм шуның кысаларында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча анимацияле фильм төшерергә әзерләнә.
Дәвам »
Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды
12 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды.
Дәвам »
Самара татарлары милли аш-су видеобәйгесен игълан итте
"Ак калфак"лылар җиңүчегә кыйммәтле бүләк тә вәгъдә итә.
Дәвам »
Астанадагы Каюм Насыйри үзәгендә татар теле дәресләре башлана
Бу атнада Каюм Насыйри институтының Казакъстан башкаласы Астанадагы үзәгендә татар теле дәресләре башлана.
Дәвам »
Тинчурин театры татар тарихына багышланган опера тәкъдим итә
20 гыйнварда композитор Эльмир Низамовның "Кара пулат" операсы күрсәтеләчәк.
Дәвам »
Тверьдә “Алтынчәч” ике атна эчендә 24 тапкыр күрсәтелде
Тверьнең "Премьер" халык театры иҗат берләшмәсе Яңа ел бәйрәмнәренә татар халык әкиятләре нигезендә рус телендә "Алтынчәч" дип аталган спектакль әзерләде.
Дәвам »
Мишәрләр мишәрләр янында булып кайтты
Яңа елда Чуашстандагы Урмай авылы үзешчәннәренең беренче иҗади концерты Түбән Новгородның Маклау авылында булып үтте.
Дәвам »
Киров өлкәсе татарлары тормышыннан берничә мизгел (фото)
Киров өлкәсе татарлары тормышыннан берничә мизгел (фото)
Дәвам »
Камал театры Мәскәүгә гастрольләргә җыена
14-21 гыйнварда Мәскәүдәге Русия дәүләт академия Малый театрында (Ордынка сәхнәсендә), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре узачак.
Дәвам »