tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мишәрләр мишәрләр янында булып кайтты
Мишәрләр мишәрләр янында булып кайтты

Мишәрләр мишәрләр янында булып кайтты

Яңа елда Чуашстандагы Урмай авылы үзешчәннәренең беренче иҗади концерты Түбән Новгородның Маклау авылында булып үтте.

Соңгы елларда ике Маклау һәм Урмай авыллары арасында аралашулар бик актив бара. Маклау авылы үзешчәннәре “Урмай зәлидә”, “Арт мәдхия” , “Милли мирас” чараларында катнашып торалар. Маклау авылының “Сәрбиназ” фольклор ансамбле иҗатташ группа.

Урмай авылындагы татар хәләте Маклау авылы өчен иҗади утрау. Әлеге очрашуда бик матур үтте. Каташучылар ике яклапта бер-берсеннән бик канәгать. “Без авылныкылар” исемле концерт ике бүлектән бүлды, беренчесе аутентик фольклор, ягъни “Аулак өй” программаларыннан өзекләр. Илдус Шәйдуллин, ансамбельнең төп солисты, музыкаль җитәкчеләренең берсе , шушы бер ансамбельдә 7 яшеннән, 25 еллык иҗатына багышланган эстрада концерты. Программада сәхнә мастеры Илдус Шәйдуллин бүгенге иң популяр җырларын һәм аның укучылары Илнар Хисамов, Рәзилә Серенеева, Рәзил Шарафетдинов, Азат Фәсхетдинов, Динара Шәкурова һәм “Мишәр” ансамбле тулы составы катнашып халыкны хәйран калдырды. Яңа елның озын каникуллары көнендә, әлеге тамаша , Маклау авылы халкына зур бүләк булды, авыл елны халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен, бигрәктә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрде, ишетте, һәм ике якта бер-берсенә рәхмәтле булып калды.

Әлеге очрашулар, бер – береңнең иҗаты белән танышулар, милләтнең якты үрнәкләрен таныштырулар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты теләге белән эшләнелде һәм киләчәктәдә эшләнеләчәк. Алда әле Мәскәү , Мәскәү өлкәсе, Эльбрус таулары итәгендә гомер кичерүче балкар туганнарыбыз ягына булачак. Ә июнь аенда Урмай үзе Халыкара төрки халыклары фестивале “Урмай зәлидә” гә кунакларны көтәчәк. Инде Төркия, Украина, Үзбәкстаннан, Русиянең төрле төбәкләреннән килергә теләче иҗади коллективларыннан заявкалар килде.

Фәрит Гибатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*