Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлавы
Дәвам »Архив модератора: Модератор Миннуллина
Салехардта татарча дефиле узды
Салехардның округ дуслык йортында “Чайхана дуслык” исемле бәйрәм кичәсе узды. Аңа татарлар белән бергә үзбәкләр, кыргызлар һәм башка төрки халыклар вәкилләре җыелдылар. Кичәнең бизәге – татар милли-мәдәни автономиясе оештырган милли киемнәр үрнәкләрен күрсәтү булды. Бу киемнәрне Ямалдагы милли оешмалар арасында тапшырылган 300 меңлек грант акчасына булдырдылар.
Дәвам »
Красноярскиның Татышев утравында милли мәйданчык булдырачаклар
Красноярсктагы Татышев утравының көнчыгыш өлешендә махсус мәйданчык булдырылачак. Бу 2012 елда кабул ителгән утрауны төзекләндерү планында да каралган. Инде берничә ел Татышев утравының көнбатыш әлешендә милли оешмалар җәй буе бәйрәмнәрен, шул исәптән татарлар Сабантуен да үткәрәләр. Анда меңләгән кеше җыела. Хәзер махсус оештырылган,сәхнәле, трибуналарлы мәйданчык төзү турында сүз бара. Бу турыда сентябрь ахырында “Татышев парк”та киңәшмәдә сөйләштеләр.
Дәвам »
Казанда «Төрки дөнья» беренче халыкара музыка фестивале уздырыла
Фестивальне Мәдәният министрлыгы һәм – Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге оештыра.
Дәвам »
Чаллы татар дәүләт драма театры яңа 25 нче юбилейлы иҗади сезонын ача
Чаллы иҗатчылары «Ике хуҗаның хезмәтчесен» һәм «Ай тотылган төндә»не сәхнәгә чыгарырга әзерләнә.
Дәвам »
Төмәндә чәкчәк бәйрәме үткәрәләр
Бу чара Чак-Чак party VII халыкара яшьләр акциясе кысаларында үтте.
Дәвам »
«Коръән: гармония тарту көче»
Татарстандагы Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тупланмаларыннан «Коръән: гармония тарту көче» күргәзмәсе ачыла.
Дәвам »
Сабада – “Кабак бәйрәме”
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе “Кабак бәйрәме”ндә катнашты.
Дәвам »
Пензада өлкәкүләм татар җыры фестивале үтте
Башта иллеләп башкаручы катнашыр дип уйлаган оештыручылар, соңыннан сәхнәгә чыккан җырчыларны санап та бетерә алмадык дип әйттеләр.
Дәвам »
Ырынбур татар театры юбилей сезонын ача
Тамашачылар хозурына Татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең "Адашкан күңел" драмасы тәкъдим ителәчәк.
Дәвам »