tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы татар дәүләт драма театры яңа 25 нче юбилейлы иҗади сезонын ача
Чаллы татар дәүләт драма театры яңа 25 нче юбилейлы иҗади сезонын ача

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа 25 нче юбилейлы иҗади сезонын ача

Иртәгә, 3 октябрь сәгать кичке 7дә Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа 25 нче юбилейлы иҗади сезонны ачу тантанасы була.

Ел саен сезон ачылганда узганының нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырыла. Быел да әлеге театр директоры Рашат Фәйзерахманов “Иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле”, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” һәм башка номинацияләр буенча артистларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырыр дип көтелә. Тантана тәмамлануга, тамашачылар хозурына узган сезонның иң яхшы премьераларының берсе – татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасы тәкъдим ителәчәк (режиссеры — Фаил Ибраһимов).

Яңа сезон — премьералар дигән сүз. Билгеле булганча, Чаллы татар драма театры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган конкурста җиңеп чыгып, 400 мең сумлык грант отты. Бу акчага күренекле итальян драматургы Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» дель арте комедиясе сәхнәгә куелачак. Премьера 25 декабрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итәләр Чаллы театрыннан.

“Ноябрь башында безгә Казаннан яшь режиссер Илгиз Зәйниев килә. Тамашачылар аны Камал театрының актеры һәм бик күп театрларда барган спектакльләрнең авторы, танылган драматург буларак та беләләр. Яңа спектакльнең рәссамы — шулай ук камалчы Булат Ибраһимов. Моннан тыш, театр тагын бер мәртәбә милли классикага мөрәҗәгать итмәкче: Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» пьесасы сәхнәгә чыгар дип көтелә”, – дип язалар театрдан.

Һәрвакыттагыча, быел да гастрольләр географиясе киң булачак: 1 ноябрьдә Чаллы труппасы Баулы, Туймазы (Башкортстан), Оренбург шәһәрләренә гастрольләргә чыгып китә, ә апрельдә Казанда – К. Тинчурин исемендәге театрда зур гастрольләр уздыру планлаштырылган. Чаллы сәхнәсенең чираттагы кунаклары — Мәскәүнең “На Перовской” драмтеатры артистлары. Аларның иҗаты белән 21-23 октябрьләрдә танышырга мөмкин булачак.

ИА “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*