tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 166)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Казанда төрки рухи-мәдәни мирасны барлаучы фәнни-гамәли конференция узачак

17-18 июльдә Казанның Биләр-Палас отелендә "Төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы - саклау объекты" халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла.

Дәвам »

Яшьләр Google-ны татарчага өйрәтмәкче

Татар яшьләре Google-ның тәрҗемәләр бүлегендә татар теленә дә тәрҗемә итү мөмкинлеге булсын өчен эшне тизләртергә җыена. Тәрҗемәгә керешкән активистларга түләү өчен Татарстан хөкүмәтеннән акча да сорарга телиләр.

Дәвам »

Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче мәртәбә оештырылучы Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, бу хакта хәбәр таратыла башлагач та 1000нән артык кеше анда катнашырга теләген белдерде. 1-15 август көннәрендә үткәрелүче фестивальдә катнашу өчен online-islam.ru сайтында теркәлергә мөмкин. Фестиваль спикерлары буларак катнашалар: – Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие; – Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие; – Әхмәд Тәмим ...

Дәвам »

Луиза Батыр-Болгари: Гонорар өчен генә көрәшмим, сәнгатебезне коткарасым килә

Татарстан югары мәхкәмәсендә "Әкият" театрыннан гонорар таләп итүче күренекле композитор милли сәнгатьне коткару өчен бу юлга барганлыгын белдерә.

Дәвам »

Надир Дәүләт юбилеен каршы алды

Күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, TASAM премиясе лауреаты Надир Дәүләткә 70 яшь тулды. Исеме татар энциклопедиясенә һәм халык хәтеренә кергән милләттәшебез 1949 елда Маньчжуриядә дөньяга килгән булган. 1963-67 елларда ул Төркиядә Ислам Энциклопедиясе, 1967-71 елларда Анкарада Төрек мәдәнияте фәнни тикшеренү институты хезмәткәре буларак хезмәт куя, Төркиядә 1970-80 елларда нәшер ителгән “Казан” журналы мөхәррире буларак иҗатка чума, ...

Дәвам »

Казахстанда торып Татарстанда югары белем алырга була

Казанның Социаль һәм гуманитар белем бирү институты чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстанда югары белем алу мөмкинлеген ача. БДБ илләрендә читтән торып дистанцион рәвештә уку пунктлары оештырыла башлады. Аерым алганда Казахстанның эре шәһәрләрендә мондый пунктлар булдырылды инде. Казан Социаль һәм гуманитар белем бирү институтында бүгенге көндә 14 мең студент бакалавриат һәм магистратурада белем ала. Белешмә өчен: Телефон (Казахстанда): +7 705 565 ...

Дәвам »

Төркиядә яшәгән танылган милләттәшебез Синан Отрав вафат

4 июльдә танылган милләттәшебез Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Төркиядәге вәкиле Синан Отрав вафат булды. Ул һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе белән даими элемтәдә торды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Синан Отрав гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу хаты җибәрелде: – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциация Төркиядә яшәгән милләттәшебез Синан әфәнде ...

Дәвам »