tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 168)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Сургут татарлары – футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә ...

Дәвам »

Бишкәктә дә Сабантуй узды

28 июньдә Кыргызстан башкаласының Дайыр Асанов исемендәге Җиңү паркында Сабантуй үтте. Бәйрәм Бишкек мэриясе һәм РФ илчелеге ярдәмендә оештырылды. Җыелган халыкны вице-мэр Айгөл Рыскулова сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары буларак Кыргызстан Президенты аппаратыннан Мира Карыбаева һәм Роза Айтматова чакырылганнар иде. Бишкек Сабантуенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстаннан артистлар да катнашты. Кыргызстанда якынча санаганда 30 меңләп татар яши, ...

Дәвам »

Мәктәп тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар быел кимегән

Быел Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында татар теленнән имтиханны бары 69 укучы тапшырган. Узган елга караганда бу санның кимүен мәгариф министрлыгы хезмәткәре югары уку йортына керү таләпләре үзгәрү белән аңлата.

Дәвам »

Сөембикә ханбикә – Пензаның зур концертлар залында

26 июньдә Гөлсинә Рафикова үзенең сәхнәгә җырчы булып чыгуына 10 ел тулуына багышлаган концертын уздырды, ”Весь мир в моем сердце” дип исемләнгән концерты симфония оркестры аккомпонементында алып барылды.

Дәвам »

Уфада илаһият һәм исламият кичәсе үтте

24 июнь Уфаның “Ихлас” мәчетендә шигърият, мөнәҗәтләр һәм җыр кичәсе үтте. Кичә “Ихлас” мәчете алдындагы мәйданда узды. Ул изге Рамазан аен лаеклы каршы алу уңаеннан һәм агымдагы Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Оештыручылары – Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары. Чараны “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачып, сүзне Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдингә бирде. Ул сүзен мәчетләр төзелүе ...

Дәвам »

Азнакайда яңа мәчетләр төзелде

Азнакайның Җиңү бистәсендә яңа мәчет ачылды. Райондагы 45 нче мәчетне ачу тантанасына Казаннан, Әлмәттән, Азнакайдан һәм башка җирләрдән килгән күп сандагы кунаклар катнашты. – Авылыбызда мәчет юк иде. Өлкән яшьтәгеләр күп, яшьләр дә хәзер намазга баса, шуңа күрә мәчет кирәк. Ул бистәбезгә нур сибеп, изгелеккә өндәп торыр. Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән Илдар Володкинга, авылдашларга, район җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм, ...

Дәвам »

Башкортстанда “Матур татар гаиләсе” бәйгеcе үтә

Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” исемле бәйгегә йомгаклар ясалды. Чираттагы зур чара Балтач районында үтте. Иштирәк авылында оештырылган бәйрәмдә 9 гаиләне хөрмәтләделәр. “Матур татар гаиләсе” бәйгесе Башкортстанда киң тарала башлады. Төрле юнәлешләрдә оештырылучы бәйгедә татар гаиләләре көч сынаша. Күпбалалы гаиләләр дә, төрле талантлары белән дан казанганнар да, йорт-җирләре төзек-пөхтә булганнар да катнаша бу үзенчәлекле бәйгедә. Чын татар ...

Дәвам »