tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 190)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

БТК БК белән Кырымтатар халкы Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү Казанда имзаланыр дип көтелә – Ренат Вәлиуллин

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән Кырымтатар халкы Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелер дип көтелә. Аның проекты белән кырымтатарлар таныш – Татарстаннан Кырымга барган делегация аның буенча сөйләшүләр алып барган. Шушы арада фикерләшеп, өстәмәләр кертеп һәм килештереп, 26 апрель – Г.Тукай туган көнгә билгеләнгән Туган тел көне чараларына, быел төрки дөньяның башкаласы дип танылган Казанга (аның ачылышы да шушы ...

Дәвам »

Будапештка камаллылар спектаклен карарга дип Норвегиядән автор үзе килгән

“Җәйнең бер көнендә” спектаклен Будапешт шәһәрендә И.Мадача исемендәге Халыкара театрлар фестивалендә уңышлы тәкъдим ителде.

Дәвам »

“Без – Туфанлы буын!”

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла.

Дәвам »

Ана теле һәм әдәбият укытучылары Казанга җыелды

25-27 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе уза. Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Конкурста Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд, башкорт теле мөгаллимнәре, шулай ук Россия субъектлары гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша. Чара кысаларында Башкортстан, Мари Эл Республикалары, Мәскәү, Төмән һәм Новосибирск өлкәләреннән килгән вәкилләр катнашында Бөтенроссия ...

Дәвам »

Татар эшмәкәрләре яңа юллар таба

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Русия төбәкләрендә яшәп, эшкуарлык белән шөгыльләнүче милләттәшләребезне җыенга җыя. Быел ул 3 нче мәртәбә 14-16 март көннәрендә булып үтте.

Дәвам »

Иске шәһәр – 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – тантаналы төстә Казанга әлеге мактаулы исемне тапшырды

21 мартта Иске шәһәр– 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы – тантаналы төстә Казанга әлеге мактаулы исемне тапшырды.

Дәвам »