tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 191)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Мирас сакчысы хөрмәтенә

26 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенның конференц-залында “Замандаш” клубының чираттагы утырышы үткәрелә. Утырыш Милли музееның Гыйльми совет әгъзасы, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның 75 еллыгына багышлана.

Дәвам »

Татарстанның симфоник оркестры Парижда чыгыш ясаячак

2 апрельдә ЮНЕСКО оешмасы сәхнәсендә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт симфоник оркестры концерт бирәчәк. Оркестр белән бергә танылган пианист Денис Мацуев һәм “Новые имена” фондыннан балалар да чыгыш ясаячак. Францияда яшәүче татарстанлылар бер-берсен концертка кызыл розалар белән килергә чакыра.

Дәвам »

Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар

Габдулла Тукай туган көненә багышлап Удмуртиядә республикакүләм “Татар егете” бәйгесе үткәрәчәкләр. Бәйгене Можга татарлары милли-мәдәния автономиясе һәм “Иман” татар яшьләре оешмасының җирле бүлеге оештыра. 18-35 яшьтәге ир-егетләр саф татар телендә үзләре белән таныштырырга һәм татар егете нинди булуы турында сөйләргә тиешләр. Конкурс ике этапта үтәчәк. Анкета тутыру һәм кастинг 2 апрельдә узачак. Икенче этапта егетләрне иҗади ярышлар көтә.

Дәвам »

ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә

ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә. Китапханәнең эшчәнлеге турында бүген ТРда китапханә эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Милли китапханәсе директоры Наил Камбиев сөйләде. Чара РФда һәм ТРда Мәдәният елына һәм “Казан – 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасына багышланган матбугат чаралары кысаларында узды. Наил Камбиев сүзләренчә, татар телендә чыккан китапларның 70 проценты Россиянең төрле ...

Дәвам »

Төрки мәдәни башкалада «Нәүрүз»гә җыеналар

Казанда Төрки халыкларның III Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү форум-фестивале быел 2-8 июнендә узачак. Театраль форум уңаеннан Германия, Греция, Колумбия, Россия һәм Франциядән театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр киләчәк. Алар җитәкчелегендә семинар, мастер-класслар һәм лекцияләр тәкъдим ителә. Форумда катнашу өчен гаризалар 2014 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Камал театрның матбугат үзәге. «Нәүрүз» форумы – ...

Дәвам »

«Безнең мирас» – көтелгән журнал

«Чын мирас» журналының март саны дөнья күрде. Журнал фәнни-популяр, әдәби-нәфис басма буларак кыйбласына тугрылык саклаган хәлдә, үз йөзен эзләү җәһәтеннән дә әтрафлы эшчәнлек алып бара

Дәвам »

Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар

Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела. Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә ...

Дәвам »