tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрки мәдәни башкалада «Нәүрүз»гә җыеналар
Төрки мәдәни башкалада «Нәүрүз»гә җыеналар

Төрки мәдәни башкалада «Нәүрүз»гә җыеналар

Казанда Төрки халыкларның III Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү форум-фестивале быел 2-8 июнендә узачак. Театраль форум уңаеннан Германия, Греция, Колумбия, Россия һәм Франциядән театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр киләчәк.

Алар җитәкчелегендә семинар, мастер-класслар һәм лекцияләр тәкъдим ителә. Форумда катнашу өчен гаризалар 2014 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Камал театрның матбугат үзәге.

«Нәүрүз» форумы – Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале җитәкчелегендә оештырылган театраль белем бирү проекты. Форум вакытында семинарлар, мастер-класслар һәм лекцияләр биш юнәлештә үтәчәк: актерлык сәнгате һәм практик режиссура; режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; театр социологиясе, менеджмент, пиар, хокук белеме; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть.

Фестиваль-форумда катнашу өчен гаризалар төрки телләрдә спектакльләр куючы теләсә-кайсы театр коллективларыннан һәм, шулай ук, төрки телле театраль һөнәр вәкилләреннән (актер, режиссер, сценограф, рәссам, хореограф, менеджер, әдәби бүлек җитәкчесе, журналист, театр тәнкыйтьчесе) кабул ителә.

Катнашу өчен гаризалар 2014 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түбәндәге электрон адрес буенча: [email protected] яки факс аша (8 (843) 293-08-83) җибәрергә мөмкин. Рәсми теркәлгән делегацияләр өчен барлык дәресләр дә бушка үткәрелә. Фестиваль-форум хакында тулырак мәгълүмат һәм гариза өчен бланк Камал театры сайтының “Нәүрүз” сәхифәсендә урнаштырылган.

«Нәүрүз» театраль-белем бирү форумы беренче тапкыр 2010 елның июнендә Төрки халыкларның Халыкара театр фестивале җитәкчелегендә үткәрелде һәм анда 250дән артык театраль һөнәр вәкилләре, Россия Федерациясе һәм БДБ илләреннән 22дән артык делегация катнашты. Беренче форум әлеге форматтагы, тематикадагы белем бирү программаларының актуаль һәм кирәк икәнлеген исбатлады. Шуның нигезендә ике елга бер тапкыр, «Нәүрүз» фестивале белән чиратлаштырып, форумны үткәрергә дигән карар кабул ителде. 2012 елдан башлап әлеге проект форум-фестиваль форматында үткәрелә.

Форум программасында, гадәттәгечә, театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә семинарлар, мастер-класслар, лекцияләр һәм, шулай ук, танылган режиссерлар, музыкантларның спектакльләре, концертлары, перфоманслары, ди проект авторлары.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*