Удмуртиядә чыгучы "Яңарыш" газеты ел буе "Алтын йомгак" сәхифәсендә басылып килгән балалар әсәрләрен туплап инде икенче китапчык чыгарды.
Дәвам »Архив модератора: Модератор Миннуллина
Самарадагы “Бердәмлек”кә – 24 яшь
Моннан нәкъ 24 ел элек, 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күргән иде.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашу үтте
26 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында татар җәмәгатьчелеге Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашты.
Дәвам »
Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог Фатих бәй Кутлу инде дистә елга якын шушы игелекле хезмәт белән шөгыльләнә, татар әдипләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә.
Дәвам »
Балтачта Тукай көннәре
24 апрельдә Татарстанның Балтач районында Тукай көне үтте. Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала. Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар. Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре – Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, ...
Дәвам »
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены май уртасында үтәчәк
2014 елның 15-17 маенда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әзерли.
Дәвам »
Без мультфильм төшерәбез!
Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар. Бай тарихлы Дөбъяз мәктәбендә мультфильмнар иҗат итү белән инде ике ел шөгыльләнәләр. Мәктәп директорының уку-укыту буенча урынбасары Наилә Галләмова сүзләренчә, барысы да мәктәпкә информатика дәресләрен алып барырга яшь укытучы Алмаз Гатауллин эшкә килгәч башланган. Аның ...
Дәвам »
Истанбулда Тукайны искә алдылар
20 апрельдә Истанбулда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган иҗади кичә үтте
Дәвам »
Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап әзерләнә
2015 ел ахырына Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап дөнья күрергә тиеш. Аның нигезенә милли үзаңны саклау салыначак, дип белдерде галим Дамир Исхаков. Омски галимнәренең кайберләре бу проектта катнашырга ризалыгын бирмәгән әле.
Дәвам »
Әле ярый татарча сөйләшәм!
Үз халкын санламаган, телен, гореф-гадәтләрен бар дип тә белмәгән манкортларны чит милләт вәкилләре дә хөрмәт итми.Үз телен, халкын санламаган кеше башкаларга да хөрмәт белән карый алмый.
Дәвам »