tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашу үтте
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашу үтте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашу үтте

26 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында татар җәмәгатьчелеге Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кунакларны сәламләгәннән соң, оешманың күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Кырым татарларына һәряклап туганнарча ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре: Әхтәм Чийгөз, Нариман Җәләлов, Садых Табах, Заир Смедляев, Рефан Сайитаблаев бүгенге катлаулы һәм авыр вәзгыятьтә татар халкына ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәтле булуларын белдерделәр. 1990 нчы елларда элемтәләр барлана башлаган булса да, соңрак бу эш сүлпәнләнә төште, хәзер аны яңадан тернәкләндерә башларбыз диделәр алар. Бүгенге көндә Кырымда нибары 15 татар мәктәбе эшли, бу, әлбәттә бик аз. Кырымтатар халкының бик зур өлеше чит илләрдә яши. Шул исәптән 60 еллые сөргеннән Урта Азиядән Ватаннарына 100 медләп кырымтатары кайта алмыйча ята. Тарихи ватаннарында дәүләтчелекнең бер формасы да ирешелмәгән… Проблемалар бихисап, шулай да кардәшләр оптимизмнарын югалтмыйлар. Бүгенге көндә кырым татарлары арасында туучылар саны вафат булучылардан 5 мәртәбә югарырак, милләт белемгә, мәгърифәткә омтыла. Болар барысы, әлбәттә, милләтнең киләчәгенә өмет уята.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Татарстанның кырым татарларына һәрвакыт ярдәм кулы сузырга әзер булуларын ассызыклады. “Кырымга килеп төшкәч, мәҗлестә нигә хәзер килдегез, моңа хәтле йөрмәдегез бит дип гаҗәпләнеп караучылар да булды. Без әйттек, чакырган җиргә без кунак булып барырга һәрвакыт әзер. Ә инде кардәшебезгә бәла килгәндә, чакырганны көтеп тормыйбыз, чакырмыйча йөгерәбез. Авылда күрәеңнең йорты янганда, чакырмадылар дип тормыйсың, чиләгеңне көрәгеңне тотып йөгергән кебе инде”, – диде ул. Рәзил Вәлиев татар теле өчен алып барылган кискен көрәш турында сөйләде, бу юнәлештә дә булышырга әзербез дип әйтте.

Галим Дамир Исхаков төрле төркем татарлар арасындагы, шул исәптән казан һәм кырым татарлары арасындагы кардәшлек без күзаллаганнан күпкә күбрәк булуын билгеләп үтте. Тарихыбызның, бүгенге юлыбызны билгеләгәндә шушы идеологик нигезләмәнең теоретик базасын булдырып үстерергә кирәклеген әйтте.

Очрашудан соң кунаклар “Казан” милли-мәдәни үзәгендә музей экспозициясен зур кызыксыну белән карадылар, матур концерт белән бергә үрелеп барган төшке аш ашадылар. Соңыннан Кырым кунаклары Шигърият бәйрәменә килделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*