tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестивале
Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестивале

Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестивале

Бүген, Мәскәү шәһәре үзәгендә, Асадуллаев йортында  бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә багышланган “Энҗе бөртекләре” балалар иҗаты фестивале уза.   Чара,  сигезенче тапкыр,  19 ел дәвамында үткәрелә.

Мәскәү шәһәренең балалар, яшүсмерләр  коллективлары фестивальдә бик теләп катнашалар. Быел  Симферополь  шәһәреннән «Тебессюм» (“Елмаю”) балалар вокаль ансамбле дә катнашачак, – ди оештыручылар.

“Мондый фестивальләр Мәскәү шәһәрендә яшәүче татар балаларын гына түгел,  ә  аларның әти – әниләрен дә берләштерә. Нинди генә чара уздырырга уйласаң да,  авырлыклар очрый, тик шулай да, без аларны җинәргә тырышабыз, телебезне, гореф – гадәтләребез, йолаларыбызны киләчәк буынга тапшырып калырга телибез. Үз телеңдә аралаша алу, җырлау – бию зур бәхет бит ул. Татар халкы кайда гына яшәсә дә, бердәм, дус – тату булсын иде.  Һәрвакытта ярдәм кулы сузучы,  Бөтендөнья татар конгрессына,  аның җитәкчесе Ринат Закировка олы рәхмәтебезне белдерәбез”, – ди фестивальне оештыру комитеты рәисе Наилә Фатехова.

Фестивальдә  катнашучы коллективлар бер – берсеннән аерылып тора,  һәркайсы үзенчәлекле, балаларның шат, нурлы йөзләре үзенә тарта. Без аларга иҗади уңышлар, ә оештыручыларга ихтыяр көче, сабырлык, милләтебез сагында нык торуларын теләп,   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе исеменнән  истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары  тапшырдык.

Гөлүсә Низаметдинова

image-28-04-14-05-56 image-28-04-14-05-56-3 image-28-04-14-05-56-6 image-28-04-14-05-56-7 image-28-04-14-05-56-15 image-28-04-14-05-56-1

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*