tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады. Татарстанның ике мәдәният эшлеклесе лауреат булды. Указ республика башлыгының рәсми сайтында дөнья күрде.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе “Утлы дала” ике томлы тарихи романы өчен язучы Вахит Имамовка һәм каллиграфик композицияләре өчен Владимир Поповка бирелә.

Премия күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетына Указны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнарны финаслауны тәэмин итүне йөкләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*