tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 182)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Татар хатын-кызлары җыенына делегатлар Татарстаннын, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән киләчәкләр

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына кызу әзерлек эшләре бара.

Дәвам »

Уфада Туфан Миңнуллин әсәрен яңача укыдылар

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күптән түгел татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча куелган “Мин – хатын-кыз” спектакле премьерасы үтте. Яшь режиссер Илсур Казакбаев билгеле әсәрне нигез итеп алып үзенчәлекле һәм кызыклы тамаша әзерләгән. Яшь буын артистлар белән бергә спектакльдә Гафури театрының танылган, татар тамашачысы күңелен күптән яулаган Илсөяр Газетдинова, Гүзәл Маликова, Сара Буранбаева, ...

Дәвам »

Актаныштагы Кыркаентүбәсе авылында “Карга ботка”сын 1 майда пешерделәр (фоторепортаж)

Актаныш районы Кыркаентүбәсе авылында татар халкының “Карга боткасы” йола бәйрәмен ел да зур әзерлек белән үткәрәләр. 1 май көнне үткәрелгән бу бәйрәмгә бу елда барлык авылдашлар да җыелган иде.  

Дәвам »

Петербург татарлары зиратта өмә оештыра

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе – Рәшид Мәһдиев, башкарма директоры – Илдар Гәрәев) Волков зиратында чираттагы өмә оештырды. Әйтергә кирәк, мондый өмәләр ел саен уза. Быел да ул зур оешканлык белән үтте. Өмәгә килүчеләр күп иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Юнис Локманов, Санкт-Петербург һәм Россиянең төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнары Дини идарәсе рәисе Равил Панчеев, эшкуар Равил ...

Дәвам »

Татарча көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды

Свердлау өлкәсе Красноуфимск шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Турнирга илнең 15 төбәгеннән 124 спортчы катнашты. 15-16 яшьтәгеләр арасында рәсми булмаган команда ярышында беренче урынны Татарстан яулады. Башкортстан көрәшчеләре – икенче, Ырынбурлылар – өченче.  Татарстан көрәшчеләре: Вәлиуллин Эльмир (45 кг), Гафуров Радик (50кг), Хәкимханов Илмир (55кг), Фәләхов Ислам (60 кг), Мулләхмәтов Илнар (65 кг), Зарипов Фаяз (75 кг), Зинченко ...

Дәвам »

Татар хатын-кызлары җыенына әзерлек бара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына әзерлек бара. Май бәйрәмнәре алдында бер төркем татар ханымнары БТК Исполкомы бинасына җыелдылар. “Ак калфак” Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән бергәләп чара оештыруга бәйле эшләр барышы турында киңәштеләр, оештыру мәшәкатьләрен барладылар. . Инде хәбәр иткәнебезчә, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены 2014 елның 15-17 маенда Казанда үтәчәк

Дәвам »

Юто Хишияма һәм Регина Вәлиева: Чит илдә татар телен фәнни өйрәнү авыр

Япон егете Юто Хишияма татар телен еллар дәвамында өйрәнгән күп кенә милләттәшләребезнең “борынына чиертеп”, татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадада гран-при ияләренең берсе булды.

Дәвам »

Бөекбританиядә яшәүче татарлар Казандагы Дәрвиш бистәсе балалар йортына ярдәм иттеләр

Бөекбританиядә яшәүче татарлар 23 мартта уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә тупланган акчаны Татарстандагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырырга дип карар кылганнар иде. Ниһаять, әлеге акча дарулар рәвешендә Казанның Дәрвиш бистәсендәге балалар йортына барып иреште. Шушы уңайдан Бөекбритания татарлары Ассоциациясе лидеры Рамил Миңнуллин Бөтендөнья татар конгрессына юлланган хатында шушы эшне башкарып чыккан кешеләргә һәм оешмаларга бу илдә яшәүче татарлар исеменнән рәхмәтләрен җиткерә: £864 = 52000 рубль күләмендә ...

Дәвам »

«Ялкын» журналының 90 еллык юбилее – «Оскар» форматында!

2014 елның 30 апрелендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы 90 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк!

Дәвам »