Татар хатын-кызларының хәзерге җәмгыятьтә тоткан социаль роле нинди? Менә шушы темага сөйләшү өчен Киров өлкәсе татар хатын-кызлары 4 апрель көнне Малмыж мәдәният йортына региональ форумга җыелдылар.
Дәвам »Архив модератора: Модератор Миннуллина
Киров өлкәсе Вятка Аланы районы 85 еллыгына багышлана: Хатын-кыз теле уртак
6 апрельдә Урта Тойма авыл җирлеге китапханәсе татар халкы мәдәнияте көннәре кысасында “Берегиня” клубы утырышына Вятка Аланы ягының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын да чакырды. Оешма җитәкчесе Шәмсия Хәлимова татарларның борынгы каласы булган Болгарга Иске Пенәгәр имамы Зиятдин хәзрәт тарафыннан Татарстан фәннәр Академиясе белән берлектә оештырылган археологик казу эшләрендә катнашуы турыда сөйләп, халкыбыз тарихының киң катлам кешеләргә ачылып бетмәгән якларын ...
Дәвам »
Сасмакта бер кич
Шөн ягының (Киров өлкәсе, Вятка Аланы районы) шаяннар һәм зирәкләр клубы бу юлы кунакка Сасмак авылына чакырулы иде
Дәвам »
Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды
19 нчы апрельдә, язның матур кояшлы көннәрендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда, гадәттәгечә, Сарытауда гөр килеп “Идел йолдызлары” дигән өлкәкүләм балалар фестивале узды.
Дәвам »
Ивановода татарча сөйләшәләр
19 апрельдә Иваново шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үтте. Бу юлы ул "Татар дозор" уены рәвешендә оештырылды.
Дәвам »
Кырык Татар авылында өмә үтте
Литвадагы Кырык татар авылы мәчетә тирәсен кыштан соң җыештырып алу өмәсенә утызлап кеше җыелды, дип хәбәр итә җирле авыл газетасы “Татарские вести”. Авылда яшәүче һәр гаилә: Пенкаускас, Якубович, Радецкий, Щуцкий, Шабанович, Милькаманович, Александровичлар – барысы да күмәк эшкә вәкилләрен җибәргән иде. Куаклар сирәкләнде, карт агач киселде, чүп-чар җыелды. Эшне тәмамлагач – барысы бергәләп чөй эчтеләр, авыл хәлләрен сөйләшеп, гәпләшеп тә алдылар. Өмәгә Вильнюстан имам Рамазан ...
Дәвам »
Мишәр ягының топонимик сүзлеге чыкты
Мөхәммәт Миначев әзерләгән Мишәр ягының топонимик сүзлеге («Топонимический словарь Мещеры») дөнья күрде. Бу китап туган якны өйрәнүче галимнәр, тарих факультетларында белем алучы студентларга кызыклы булачак. Анда бик үк билгеле булмаган фактлар турында әйтелә. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары 1-3 йөзләрдә барлыкка килгән дип исбатлана. Шулай ук китапны Түбән Новгород, Владимир, Пенза өлкәләрендә, Мордовия һәм Чуашстанда яшәүчеләр дә кызыксынып укыр ...
Дәвам »
Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе
Актриса үзенең 60 яшьлеге белән беррәттән, Камал театрында эшли башлавына 40 ел тулуын билгеләп үтә.
Дәвам »
«Мин татарча сөйләшәм!»
2014 елның 26 апрелендә Казанда тугызынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.
Дәвам »
Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде
15-19 апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара театр фестивале уздырыла. Анда 14 илдән 16 коллектив катнаша. АКШ, Кытай, Иран, Эфиопия, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина, Беларусьтан килгән труппалар белән берлектә, Россиядән өч коллектив чыгыш ясый: Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Яр Чаллы театрлары.
Дәвам »