tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 187)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Татарстан президенты Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Өремче шәһәрендә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Урумчида татар мәчетендә булды

Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Синьцзян-Уйгыр автономия районы үзәге Урумчи шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды.

Дәвам »

Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе узды.

Дәвам »

Ютазы районының Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда милли күргәзмә-лекция уздырылган

Мәдәният елы кысаларында, Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда «Татар халкының милли киемнәре” темасына күргәзмә-лекция уздырылган. Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары милли киемнәрнең тарихы, бизәкләре, тегү алымнары белән танышып, халкыбызның зәвыклы булуына, күркәм гадәт-холкына сокланганнар. Шулай ук алар музейдагы түбәтәй, калфакларны киеп, чулпыларны толымнарга тагып карап, әби-бабалары яшәгән чорга кайтып килгәннәр, дип яза “Ютазы таңы” газетасы. “Татар-информ” ...

Дәвам »

Габдулла Тукай музеенда – Төп нөсхә көне, бөек шагыйрь турында хәтер яңарту чарасы була

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда, шагыйрьнең туган көненә багышланган традицион Апрель айлыгы кысаларында, иртәгә Хәтер көне үткәрелә. 11.00 сәгатьтә Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу оештырыла һәм шагыйрь рухына дога кылына. Мәгълүм булганча, моннан нәкъ 101 ел элек, бөтен татар дөньясын тетрәндереп, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. ...

Дәвам »

Күренекле кырым татарлары белән якыннан танышабыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин бу араларда якыннан кырым татарлары белән аралаша һәм бу халыкка булган хөрмәтен һәм соклануын яшерми. Бүген ул Гулливер Альтин турында сөйли. “Гулливер Альтин Үзбәкстанда 1979 нчы елда Черчик шәhәрендә туган. Соңрак Франциягә укырга китә, анда үзенең эшен ачып җибәрә. Бу илдә яшәгәндә ул кырым татарлары тарихы белән якыннан кызыксына башлый, үз хисабына ...

Дәвам »

“Казан утлары” очрашуга чакыра

14 апрельдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә татарның академик басмасы – «Казан утлары» редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булачак. Аны «Калеб» яңа буын җыены оештыра.

Дәвам »

Башкортстанның Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары китапханәләрендә татар язучылары белән очрашулар узды

Узган атнада Башкортстанның Чакмагыш һәм Кушнаренко районнарының китаханәләрендә татар язучылары белән очрашулар узды. Әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Илдар Камил улы Миңгәрәев катнашты. Очрашулар Чакмагыш районының үзәк китапханәсендә башланып китте. Бирегә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, хатын-кыз романнары белән популярлык казанган, 4 китап авторы Зифа Кадыйрова килде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Илдар Миңгәрәев китапханә мөдире Эльвира Әхәт кызы Газизовага ...

Дәвам »