tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 186)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Көтеп алынган премьера: “Үзебез сайлаган язмыш”

Казан Федераль Университетының Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтында көтеп алынган премьера! 10 апрельдә Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы “Мизгел” яшьләр театры белән институт сәхнәсендә янә тын алды.

Дәвам »

Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу

21 апрельдә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Камал театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу көтелә.

Дәвам »

Тукай музее яңа экспозиция әзерли

Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясен төзүгә багышланган сөйләшү узды. Тукай музее бинасына ныклап заманча ремонт таләп ителүе турында инде күптәннән әйтелеп килә. Быел, ниһаять, түрәләр ремонт булачак дигән вәгъдә бирде. Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова белдергәнчә, музейның фәнни хезмәткәрләре ремонттан соң урнаштырылачак яңа экспозициянең концепциясен төзегән. Аны раслаганчы, Тукай иҗаты белән яхшы таныш тел һәм әдәбият галимнәренең дә ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Билайн” тәкъдим итә: “Татар дозор 2014”

21 апрель көнендә “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Татар-дозор-2014” дип аталган квест-уен уздыра.

Дәвам »

Казанда Сабантуй оештырырга өйрәтәләр

16 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган Сабагтуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлары өчен семинар-практикум башланып китте.

Дәвам »

Владимирда татар музыкасы кичәсе үтәчәк

20 апрельдә Владимирның Яшьләр мәдәнияте йортында “Бәхетле яз” татар музыкасы кичәсе үтәчәк. Әлеге чараны “Мәдәниятләр дуслыгы аша халыклар дуслыгына” проекты кысаларында “Бәхет” татар мәдәнияте үзәге оештыра. Концертта Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Рөстәм Асаев, “Мирас” татар иҗади студиясе катнашачак.

Дәвам »

Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”

Татарстанның Дәүләт Советында күренекле татар драматургы, ТР Дәүләт Советы һәм СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмы журналистлар хөкеменә тәкъдим ителде.

Дәвам »