tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга шигырь укучылар җыела
Казанга шигырь укучылар җыела

Казанга шигырь укучылар җыела

14-19 апрель көннәрендә М.Салимҗанов исемендәге актерлар йортында Г.Тукай исемендәге россиякүләм шигырь укучылар конкурсының финал туры узачак.

Шигырь укучылар проекты IV тапкыр оештырыла. Быелгысы “Җәлилчеләр” дип атала. Конкурс программасында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең әсәрләре укыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурсантлар фронтовик әдипләр: Абдула Алиш, Фатих Кәрим, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Әнвар Даудов, Шәрәф Мөдәрис, Гамил Афзал, Зәки Нури, Әмирхан Еники, Габдрахман Әбсәләмов әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министры, Татарстанның Театр әһелләре берлеге, татарларның милли-мәдәният федераль автономиясе оештыра. Шигъри проект авторлары хәбәр иткәнчә, конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр катнаша.

Конкурсантлар арасында 7 яшьтән алып театр һәм музыкаль училищеларында, иҗади югары уку йортларында укучы студентлар көч сынаша. Быел оештыру комитетына барлыгы 240 гариза кабул ителгән. Мордовия, Свердлау, Пенза, Башкортстан, Удмуртия, Оренбур, Сарытау өлкәләреннән дә шигырь сөйләргә теләк белдерүчеләр бар. Ә Казан каласыннан барлыгы 140 гариза алынган. Мәртәбәле жюрины танылган татар режиссеры, әлеге проектның идея авторы Фәрит Бикчәнтәев җитәкли.

Г.Тукай исемендәге шигырь укучыларның россиякүләм конкурсы 19 апрель көнне гала-концерт белән тәмамланачак. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак концерт-бәйрәмнең режиссеры – Радик Бариев, cценарий авторы Илгиз Зәйниев.

Россиякүләм шигырь укучылар конкурсының максаты – яшьләр арасында татар телен пропагандалау, милли мирасны барлау һәм саклау. Шулай ук, милли мәдәният үрнәгендә шәхес тәрбияләү.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*