tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары китапханәләрендә татар язучылары белән очрашулар узды
Башкортстанның Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары китапханәләрендә татар язучылары белән очрашулар узды

Башкортстанның Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары китапханәләрендә татар язучылары белән очрашулар узды

Узган атнада Башкортстанның Чакмагыш һәм Кушнаренко районнарының китаханәләрендә татар язучылары белән очрашулар узды. Әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Илдар Камил улы Миңгәрәев катнашты.

Очрашулар Чакмагыш районының үзәк китапханәсендә башланып китте. Бирегә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, хатын-кыз романнары белән популярлык казанган, 4 китап авторы Зифа Кадыйрова килде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Илдар Миңгәрәев китапханә мөдире Эльвира Әхәт кызы Газизовага 130 яңа гына басылып чыккан китап тапшырды. Очрашу килгән районның 23 китапханә хезмәткәрләре әзерлекле килгәннәр, биргән сорауларында язучыларның әсәрләре белән яхшы таныш булулары сизелде, дип сөйләде Илдар Миңгәрәев. Шунысы гына кызганыч, чара үткән китапханәдә бер генә татарча язу юк дип билгеләп үтте ул. Укучыларга укырга тәкъдим ителгән Бөек Ватан сугышы турында китаплар арасында бер татар язучысы китабы да юк. Югыйсә, Габдрахман Әбсәләмов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. романнарын, Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим, башка фронтовик шагыйрьләр җыентыкларын тәкъдим итеп булыр иде. Шушы ук чара кысаларында районда шигырь укучыларның “Туган телем – сиңа җырым”  конкурсы үтте. Җиңүчеләргә балаларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе исеменнән дипломнар һәм кыйммәтле китаплар тапшырылды.

Икенче көнне язучылар десанты Кушнаренко районына юл тотты. Бирегә барлык китапханәләргә Бөтендөнья татар конгрессыннан 50 китаптан торган 26 комплект тапшырылды. Бу шулай ук татар язучыларының яңа чыккан китаплары. Районның Байталлы авылы мәдәният йортында язучылар белән очрашу узды. Татарстан кунаклары янына Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Нәҗибә Әминова һәм Башкорстанның атказанган укытучысы Асия Батталова да килделәр. Очрашуга килгән кешеләр авторларның автографлары белән китапларын алдылар. Илдар әфәнде очрашуларны матур итеп оештырган Кушнаренко районы мәдәният бүлеге мөдире Флидә Мөхәммәтҗанова һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Минзилә Вәлиевага рәхмәтле булуын әйтеп китте.

Быел мондый китаплар тапшыру, Татарстаннын язучыларны алып бару чарасы беренчесе генә түгел. Моңа хәтле татар китаплары Дүртөйле, Балтач, Кыйгы һәм шул ук Чакмагыш районына тапшырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*