Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия күләмендәге «Эшмәкәрлек – уңыш» бәйгесендә катнашып 2 урынга лаек булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм.
Дәвам »Архив модератора: Булат Ибрагимов
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин тууына 80 ел
Бүген 9 февральдә Татарстанның халык язучысы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллиннга 80 яшь тулган булыр иде. Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес 2011 елның 9 декабре көнне 73 яшендә безнең арабыздан китеп барды.
Дәвам »
Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды
Бу проект Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә эшләнде.
Дәвам »
Милли Шура рәисе татар халкын берләштерүче проектлар кирәклеген әйтте
“Бер якта Башкортстан, икенче якта Оренбург, Чувашстан, Самара, Удмуртия, Киров өлкәләре урнашкан. Әгәр әлеге төбәкләрдәге татарлар, республиканың чикләрендә урнашкан татар авыллары дус булып яшиләр икән, без “Татарстан чиксез” дип әйтә алабыз. Бергә бәйрәмнәр үткәрергә, аларда балалар һәм гаилә белән катнашырга мөмкин. Без монда гына түгел, читтә дә бердәм булырга тиеш, – диде Милли Шура рәисе.
Дәвам »
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясен үткәрү турында нигезләмә
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясен үткәрү турында НИГЕЗЛӘМӘ I. Гомуми мәгълүмат 1.1. Әлеге нигезләмә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясен (алга таба – Конференция) үткәрү тәртибен билгели. II. Конференциянең максат һәм бурычлары Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм ...
Дәвам »
Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате
Сайлаулар ул - халкыбызның милли үзаңы формалаша торган гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра.
Дәвам »
Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләрен яңартты
7 февральдә Кыргызстан кунаклары Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә татар язучылары белән очраштылар.
Дәвам »
Әскар Айтматов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булды
Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен килгән Кыргызстан делегациясе бүген Әтнәдә. Алар районның Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булдылар. Театр артистлары кунаклар өчен махсус спектакль дә күрсәттеләр.
Дәвам »
Чувашиянең “Тамчы” балалар ансамбле Төркиядә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрсәтәчәк
Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылындагы “Тамчы” балалар фольклор ансамбле май азагында Истанбулда узачак фестивальдә катнашачак. Балалар төркеме Төркиядә мишәрләрнең үзенчәлеген күрсәтәчәк. Бу хакта Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. “Без бу фестивальләрдә мишәр субэтносының җыр-биюләрен күрсәтәбез. Кызганыч, хәзер барлык татар халкы бертөрле бии, җырлый башлады. Соңгы 20 елда татар ниндидер ясалма мәдәнияткә табына башлады. Барысы ...
Дәвам »
Чыңгыз Айтматов улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды
Бүген 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.
Дәвам »