tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 143)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Рөстәм Миңнеханов “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды

Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Аның урынбасарлары итеп республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республика Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев куелган.

Дәвам »

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре документаль фильмнар күрсәтү белән тәмамланды

Мәдәният көннәренең ахыргы көнендә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган фильмнар күрсәтелде. Көндезге сәгать 11дән кичке 7гә кадәр тамашачылар алты документаль фильм карадылар.

Дәвам »

Пермьдә авыл бәйрәме – Барда көне узды

Пермь краеның Барда районында авыл бәйрәме – Барда көне уздырылды. Бәйрәмдә атаклы нәселләрнең парады узды. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның олы бабасы Әмирхан Әмиров, Йосыфколовлар, Хәсәновлар, Ижбулатовлар һәм башка нәсел вәкилләре катнаштылар. Шулай ук Барда көне уңаеннан концерт та оештырылды. Әлеге концертта Татарстан артистлары Рафаэль Якупов һәм Ләйсән Сөнәгәтова чыгыш ясадылар.

Дәвам »

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы “Татар кызы 2017. Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашырга чакыра

Конкурсның нигезләмәсе буенча, бәйгедә 7-9 яшьлек татар кызлары катнаша ала. Бәйге үзе биш этаптан торачак. Анкеталарны 26 августка кадәр Чиләбе өлкәсе татар конгрессына юлларга кирәк

Дәвам »

Актанышта “Шәҗәрәдә – чал тарих” исемле шәҗәрә бәйрәме үтте

Актаныш районы Чуракай авылында "Шәҗәрәдә - чал тарих" исемле шәҗәрә бәйрәме үтте. Үзенчәлекле бәйрәмгә кунак итеп авылның абруйлы нәселләренең вәкилләре чакырылган иде. Алар һәркайсы үзләренең нәсел шәҗәрәләрен халыкка тәкъдим итеп, кичә барышында үз нәселләре турында сөйләделәр.

Дәвам »

Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла

16 августта Казан шәһәрендә күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл  ачыла. Һәйкәлнең авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Вакыйга булачак урын: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 35. Тантана сәгать 11:00 да башлана.

Дәвам »