tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 141)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Тинчурин театры драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны каршы алырга әзерләнә

Быел 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйганы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зурлап каршы ала. Шул уңайдан, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күпсанлы чаралар әзерләнә.

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды

Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Аның урынбасарлары итеп республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республика Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев куелган.

Дәвам »

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре документаль фильмнар күрсәтү белән тәмамланды

Мәдәният көннәренең ахыргы көнендә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган фильмнар күрсәтелде. Көндезге сәгать 11дән кичке 7гә кадәр тамашачылар алты документаль фильм карадылар.

Дәвам »

Пермьдә авыл бәйрәме – Барда көне узды

Пермь краеның Барда районында авыл бәйрәме – Барда көне уздырылды. Бәйрәмдә атаклы нәселләрнең парады узды. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның олы бабасы Әмирхан Әмиров, Йосыфколовлар, Хәсәновлар, Ижбулатовлар һәм башка нәсел вәкилләре катнаштылар. Шулай ук Барда көне уңаеннан концерт та оештырылды. Әлеге концертта Татарстан артистлары Рафаэль Якупов һәм Ләйсән Сөнәгәтова чыгыш ясадылар.

Дәвам »