tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Беренче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2012 елда узды. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булган иде. Вәзгыять җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.

Быелгы җыенның программасы проектында  түбәндәге дискуссион мәйданчыклар эшлиячәк: Шәхси хуҗалыклар, Гаилә фермалары, Крестьян-фермерлык хуҗалыклары, Умартачылык, Әзер продукцияне эшкәртү һәм сату. Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә  “Россидәге татар авылларының социаль-икътисадый нигезен булдыруда эшмәкәрләрнең роле” дигән темага сессия узачак.

Программа кысаларында җыенда катнашучылар Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районына  сәфәр кылачаклар. Монда алар райондагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылының комлекслы үсеше белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

3 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә  җитештерелгән хәләл продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Әлеге көнне “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының совет утырышы да планлаштырыла.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган.  Алар “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” татар җырын башкаручыларының III Бөтенроссия конкурсы гала-концертын тамаша кылачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*