tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 148)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

“Шигырь һәм җыр бәйрәме”нә чакырабыз

Хөрмәтле Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме”ндә катнашырга чакыра.

Дәвам »

Ринат Закиров Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очраша

Әлеге минутларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очраша. Очрашуда татар телен саклап калу һәм мәдәниятне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр карала.

Дәвам »

Башкортстан шагыйрьләре Татарстанда нәшер ителүче әдәби-нәфис газета-журналларның мөхәррирләре белән очрашачак

Основной логотип для миниатюр

2017 елның 3-4 апрель көннәрендә, мәркәзебез Казанда, Башкортстан татар шигърияте көннәре узачак.

Дәвам »

Татар конгрессында «Эстәрле» татар халык театры артистлары

10 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районыннан килгән «Эстәрле» татар халык театры артистлары белән очрашу булып узды.

Дәвам »

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесеннән фоторепортаж

28 октябрьдә VI «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез

Дәвам »

Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәповка “Чувашстан Республикасы Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем алуы белән Рәшит Шәйхулла улын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз.

Дәвам »

Гарифҗан Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе узды

Балтач районы Мәдәният йортында шагыйрь, популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Юбилярга татар конгрессының котлауларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров җиткерде

Дәвам »

Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак

18-25 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Үзбәкстаннан килгән татарлар делегациясен кунак итә. Үз чиратында чит илдән килгән милләттәшләребез Татарстан халкына концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр. 18 октябрь көнне, әлеге мәдәни һәм рухи чараның әһәмиятлеген ассызыклау максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Дәвам »