tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 147)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәповка “Чувашстан Республикасы Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем алуы белән Рәшит Шәйхулла улын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз.

Дәвам »

Гарифҗан Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе узды

Балтач районы Мәдәният йортында шагыйрь, популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Юбилярга татар конгрессының котлауларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров җиткерде

Дәвам »

Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак

18-25 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Үзбәкстаннан килгән татарлар делегациясен кунак итә. Үз чиратында чит илдән килгән милләттәшләребез Татарстан халкына концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр. 18 октябрь көнне, әлеге мәдәни һәм рухи чараның әһәмиятлеген ассызыклау максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Дәвам »

Кайгы уртаклашу

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бөтен гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, татар иҗтимагый фикерен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес Мәсгуд Вахит улы Гаратуевның вафат булуы сәбәпле, гаиләсенең, туганнары, якыннарының, татар халкының тирән кайгысын уртаклаша.

Дәвам »

Кайгы уртаклашу

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Усман улы Ляпинның җәмәгате Мәстүрә Билал кызы вафат булу кайгысын уртаклаша

Дәвам »

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды

4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Шул чара уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Дәвам »

Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниясе Рәисе Вячеслав Макаров татар рәссамнары күргәзмәсе белән танышты

Бүген, 19 июль көнне, Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниясе Рәисе Вячеслав Макаров җитәкчелегендәге делегаяция «Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтагы татар рәссамнарының «Все краски Питера тебе, моя любимая Казань» дип исемләнгән күргәзмәсе белән танышты. Санкт-Петербургтан килгән әлеге делегацияне Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе, «Казан» милли мәдәният үзәгенең директоры Ринат Закиров каршы алды.

Дәвам »

“Туган як”: Кемерово шәһәре

Татар яшьләре үз шәһәрләре турында ниләр беләләр? VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы алдыннан без шул турыда мәгълүмат тупларга булдык һәм махсус "Туган як" дип исемләнгән рубрика булдырдык.

Дәвам »