tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 18 cентябрьдә КФУның татар теле курслары эшли башлый
18 cентябрьдә КФУның татар теле курслары эшли башлый

18 cентябрьдә КФУның татар теле курслары эшли башлый

Ел саен көз көне Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган түләүсез татар теле курслары быел 18 сентябрьдән башланачак. Бүгенге көндә КФУ сайтының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бүлегенә кереп, электрон теркәлү үтәргә мөмкин (теркәлү). Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Хәзерге вакытта татар теле курсларына инде 530 кеше теркәлгән. Курсларга язылу әле тәмамланмаган булса да, татар телен өйрәнергә теләүчеләр былтыргыга караганда күбрәк җыелган. Узган елда курслар башланганда 480 кеше исәпләнгән.

“Бу курслар шундый зур масштаб белән 2011 елдан бирле үткәрелә. Беренче елда татар телен өйрәнергә 1200 ләп кеше язылган иде. 52 төркемгә бүленеп, татар теленә өйрәтү башкарылды. Аннары инде “Ана теле” онлайн мәктәбе эшли башлагач, курсларга язылучылар саны бераз кимеде. Әмма ел саен без 500-600 тирәсе Казан халкын теркәп, бу курсларда татар теле укытабыз. Шунысы кызыклы: еллар дәвамында йөргән курсистларыбыз бар. Курсларда укуны А1дән башлаганнар аннары А2, В1 дәрәҗәсендә укып, таныклык ала. Алар бу курсларны үзләре өчен кирәкле саный”, – ди Әлфия Йосыпова.

Курсларга телне оныткан татарлар, катнаш гаилә вәкилләре, мәктәп балалары, эш буенча татар телен белү ихтыяҗы туган кешеләр килә. Татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләрне телне белү дәрәҗәсенә карап, төркемнәргә бүләләр. Яшь буенча бүленеш юк – олылар да, кечкенәләр дә бергә укый. 3 ай дәвамында алар атнасына ике тапкыр өчәр сәгать шөгыльләнә. Курсны тәмамлаганнан соң аларга татар теле курсларын узу турында таныклык бирелә.

Посмотреть на карте Казани

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*