ТАТРУСENG
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 175)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

“Батыр үлә, үлмәс ат алып…” дип исемләнгән күргәзмә сәяхәткә кузгала

2015 нче ел әдәбият елы һәм Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы буларак тарихка кереп калачак. Әлеге даталарга багышлап Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музее яңа проект тәкъдим итә. Советлар союзы герое, татар шагыйре, Муса Җәлилнең тормыш юлына, иҗатына багышланган музейара күргәзмә кысаларында республика күләмендәге музейлар өчен “Батыр үлә, үлмәс ат алып...” дип исемләнгән күчеп йөрүче күргәмәне тамашачыга тәкъдим итә.

Дәвам »

“Җәннәттән сөрелгән”

30 гыйнвар 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән, күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан кичә оештырыла.

Дәвам »

Татар эшмәкәрләре “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылдылар

7 декабрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының программасы кысаларында делегатлар “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылдылар.

Дәвам »

ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында эшмәкәрләр җыелды

Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары программа кысаларында 4 секциягә бүленеп утырышлар уздырдылар.

Дәвам »

Ильяс Камалдан “Яңа ел концерты”

2014 елның 28 декабрь көнне, Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясенең концертлар залында Татар Дәүләт Филармониясенең солисты, Бөтенрусия конкурсы лауреаты, виолончельчы һәм композитор Ильяс Камалның концерты узачак.

Дәвам »