tatruen
Баш бит / Архив модератора: Энже (страница 351)

Архив модератора: Энже

ВИДЕО: Чиләбе татарлары: Казанга килеп, татар тамашачысы каршында спектакль уйнау – зур җаваплылык

Казанда Төбәкара “Идел-йорт” тетарлар фестивале ачылды. Ул 3 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 21 нче ноябрьдә “Юность” мәдәният сараенда Чиләбе театр коллективы Т. Гыйззәт әсәре буенча куелган “Башмагым” спектаклен уйнады.  Спектакльдән соң, артистлар жюри әгъзалары белән аралашты. Әлеге видеода яңгыраган фикер шул очрашудан.

Дәвам »

Кремльдә Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырдылар

Равил Гайнетдин үзенең һәм хезмәттәшләренең – Россия имамнары һәм мөфтиләренең эшчәнлегенә югары бәя биргән өчен Россия Президентына рәхмәт белдерде.

Дәвам »

ВИДЕО: “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына Самара татарлары ниләр өйрәтте?

"Конгресс мөнбәре" тапшыруында "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Самарада узган күчмә утырыш хакында сөйли.

Дәвам »

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды

Чарада 150 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Урта Әләзәндә алар ачык дәрес карыйлар һәм дәрестән тыш эшчәнлек белән танышалар.

Дәвам »

Оренбур дәүләт педагогика университеты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Аның чишмә башы тарихында "Оренбур татар-башкорт педагогика институты" дигән исем дә бар. Ә беренче директорлары исемлегендә татар галимнәре тора.

Дәвам »