tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасының дуслары арта
Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасының дуслары арта

Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасының дуслары арта

Электрон мәгълүмат чараларыбызда көне белән хәбәр биргәнебезчә, Мәскәү “Татарлары штабы” координаторы Гөлнара Ринат кызы Яруллина 7 февральдә “Туган як”та кунакта булып кайтты. Башкаладагы бу милли иҗтимагый оешма турында без читтән торып аз-маз гына белсәк тә, чәйле табын артында аның вәкилләре һәм “Штаб”ның төп эшчәнлеге, конкрет максатлары белән якыннан, беренче авыздан танышуыбыз, халкыбыз проблемаларын уртага салып ачыктан-ачык сөйләшүебез, милләтебез файдасына кылган хезмәтләребез хакында тәҗрибә уртаклашуыбыз ике яклап та нәтиҗәле һәм отышлы булды.

Кунаклар безгә бүләккә үзләре махсус ясаткан календарьлар алып килгән булса, без, үз чиратыбызда, газетабызның басма вариантын Мәскәү татарлары арасында тагын да киңрәк танытуга ярдәм иткәннәре өчен редакция исеменнән “Штаб”ны Рәхмәт хаты белән бүләкләдек һәм аны уңышлы гына җитәкләп килгән Рөстәм әфәнде Ямалеевка олы рәхмәтләребезне ирештерүебезне үтендек (фотода).
Шуннан соң Мәскәү кунакларын Мәдәнә мәчетенә алып бардык, анда урнашкан музей белән таныштырдык. Кайтыш юлда Уразавылдагы Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә тукталыш ясадык, Семочки белән Пашат арасындагы мемориалга кереп чыктык һәм, ниһаять, кунакларны Кочко-Пожарда узачак “Ак калфак” өлкә хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышына китереп өлгерттек.

– Мин үзем Татарстан ягыннан, сезнең якларда беренче тапкыр гына булсам да, үз кызыгыздай каршы алганыгыз, олы кунак иткәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен, – дип саубуллашты безнең белән Гөлнара Ринат кызы Сергач вокзалының перронында.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*