Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кострома шәһәрендә Татар бистәсе саклана
Кострома шәһәрендә Татар бистәсе саклана

Кострома шәһәрендә Татар бистәсе саклана

Кострома өлкәсенә визиты барышында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кострома шәһәрендәге Татар бистәсендә дә булды. Биредә ул 1680 нчы елларда барлыкка килә. Идел яры буенда ук урнашкан. Бистәгә нигезне Ярославль губернясеннән күчерелгән татарлар сала.  200 дән артык кеше арасында морзалар да булган. Заманында биредә мәчет һәм мәдрәсә эшли.

1953 нче елга кадәр Татар бистәсендә ике урам исәпләнгән. Сусаклагыч төзегәннән соң, Идел суы күтәрелә һәм бистәдә хәзер бер урам гына бар. Татарстан делегациясе  татар зиратында да булды. Беренче каберлекләр биредә 1441 нче елда барлыкка килгән, диләр. Васил Шәйхразыев милләттәшләребез белән бергә, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Зиратта җирләнгәннәр рухына дога кылдылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*