tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсәкәйдә “Ак хисләр – 2020” бәйгесе үтте
Әсәкәйдә “Ак хисләр – 2020” бәйгесе үтте

Әсәкәйдә “Ак хисләр – 2020” бәйгесе үтте

“Татар моңы” бәйгесенә сайлап алу туры Оренбур төбәгеннән башланды. Әсәкәй район үзәгендә “Ак хисләр – 2020” бәйгесе кысаларында I турга иң яхшы җырчыларны сайлап алдылар. Бу фестиваль татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, моңнары, туган телебез саклансын, яшьләребез белсен дигән теләк белән үткәрелә. Төп максат: фестивальгә яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү. Жюри составында – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина , “Ак хисләр” проекты авторы Зәйтүнә Вәлишина.

Әсәкәй – Оренбур өлкәсенең татарлар иң күп яши торган районы. Татар мәдәни тормышы әлеге җирлектә кайный. Бу биредә гомер итүче актив милләттәшләр тырышлыгына бәйле.

Әлеге елны фестивальдә сәләтләрен Оренбур шәһәре белән 2 район вәкилләре күрсәтте. Әсәкәй һәм Сакмар районнарыннан катнашучылар арасында җырчылар белән бергә нәфис сүз осталары һәм музыка коралларында уйнаучылар булды.
Ел саен фестивальнең форматы үзгәрә, шулай да туган тел номинациясе саклана.
Сайлап алу турларында татар халык, ретро җырларга игътибар итәләр, чөнки тавыш мөмкинлекләрен әлеге җырлар ача, дип саный оештыручылар. Бу елны да Илһам Шакиров репертуарыннан булган җырларга күбрәк игътибар бирелде.Жюри әгъзалары да бит: шушы бөек исемнең бөек сәләтенә тәңгәл килерлек тавышлар эзлиләр.
“И.Шакиров репертуарыннан “Китмә- китмә, сандугач” җыры”-минем иң яраткан җырларның берсе”, ди бәйгедә катнашучы Рафаэль Яросланов.

Бәйгедә кем дә булса көтелмәгән җырлар белән килеп чыга, онытылып барган җырларны башкара. Ринат Инсапов- тумышы белән Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан, Оренбурның Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының 3нче курсында белем ала.

Алмаш та тәрбияләнә. Киләчәктә 15 яшьлек кызлар осталыгына да өмет зур.
Сәхнәдән җыр-моң яңгыраса, фойеда сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең, бәйгедә катнашучыларның, балалар бакчасы нәниләренең һәм тәрбиячеләрнең эшләре сокландырды.

Фестиваль Әсәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче биючеләр коллективларының чыгышлары белән бергә үрелеп барды.
Катнашучылар үзара ярышса, жюри әгъзаларына “Татар моңы” на җырчыларны сайлап алырга нигез барлыкка килде. “Ак хисләр” – ул зур сәхнәгә бер адым. Бу юлы жюри әгъзалына иң-иңнәрне сайлап алу җиңелләрдән булмады.

Сәхнәдәгеләрнең берсе дә игътибарсыз калмады. Мондый фестивальләр зур чыгымнар сорый һәм аларны оештыру иганәчеләрдән башка мөмкин дә түгел. Оештыручылар – Әсәкәй һәм өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, район мәдәният бүлеге, мәдәният йорты, татар эшмәкәрләре җиңүчеләргә һәм катнашучыларга саллы бүләкләр дә әзерләгәннәр.

Шулай итеп, бу юлы Оренбур өлкәсеннән “Татар моңы” бәйгесенең икенче турына өч яшь җырчы үтте.
Рафаэль Яросланов, Илнур Латыйпов- Әсәкәй районыннан. Ринат Инсапов – Оренбурдан. Киләчәк XVII фестивальнең дә максаты шул ук кала: яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү.

Фирүзә Әпсәләмова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*