Август ае туйларга, никахларга иң бай айдыр ул. Бәхеттән балкыган яшь парларны күргәннән соң: «Кайда калды шундый чакларым?» – дип ямансулап та куясың хәтта.
Дәвам »Архив модератора: Идиатулла
Сабан тургае да ялан-кырлар белән хушлаша…
Кулымда күптәнге танышым, Большая Черниговка районының Таллы дип аталган башкорт авылында яшәүче, “Бердәмлек” татар газетасының дусты, фикердәше 82 яшьлек Габделәхәт ага ЛАТЫЙПОВның саллы гына, 300дән артык битле “Рази булып тормышыма” дигән беренче шигырьләр китабы
Дәвам »
Татар кайда да татар ул…
V Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Intertat.ru”га үз төбәкләрендәге татар тормышы турында сөйләде. Океаннарны кичеп, V татар яшьләре форумына килгән Австралия татары Камилә Садри әби-бабаларының туган якларында беренче тапкыр икән. Шундый еракларда торуына карамастан, туган телендә сөйләшә, аңлаша ул. Татар теленә Камилә гаиләдә өйрәнгән. “Без өйдә татарча гына сөйләшәбез, татар ашлары пешерәбез”, дип сөйләде ул “Intertat.ru” газетасына. “Күбесенчә туган көннәрдә ...
Дәвам »
Татар милләтен саклау юлы бик гади…
Чит төбәктән килгән татар яшьләре күренекле галим, язучы, тарихчылар белән татар милләтен саклау турында фикерләште. Бөтендөнья татар яшьләре форумында төрле темаларны күтәргән секцияләр узуы традициягә әйләнде. Аларда татар милләте, яшьләре өчен мөһим булган мәсьәләләр карала. Быелгы форумда “Татар яшьләре һәм web2.0”, “Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре”, “Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары”, “Милли мәгариф һәм татар телен ...
Дәвам »
Омски яшьләре форумнан татарча сөйләшергә өйрәнү максаты белән кайткан
Омски шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче яшьләр оешмасы вәкилләре белән тимер юллар вокзалында очрашып, сөйләшү мөмкин булды
Дәвам »
Казанга татар яшьләре җыелды: хисләр, уйлар, фикерләр
Казанда 28-29 августта V бөтендөнья татар яшьләре форумы эшләде. Аның эшендә төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнашты. V бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында 4 секция эшләде, милләттәшләребез “Татар яшьләре һәм Web.2.0”, “Татарларның тарихи мирасы һәм милләтне саклау юллары”, “Бүгенге яшь татарлар тормышында рухи юнәлешләр”, “Милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүдә һәм саклауда заманча технологияләр” ...
Дәвам »
Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”
Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты. Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша. Казанда ...
Дәвам »
Муллаларга сәясәткә түгел, хәйрия эшенә биреләсе!
Дини темага Интернет тулы мәкалә, әмма аларның 70-80 проценты оригиналь түгел, кабатланган-күчерелгән язмалар. Дини вәзгыятькә кагылышлы җитди, аңлап язылган аналитик мәкалә Пәрәвездә үзе бер яңалыкка әйләнә башлады. Күпләр атна башында журналист Данис Гәрәевнең “Ислам-портал” сайтында дөнья күргән мәкаләсен шундый яңалык буларак кабул итте. Язма шактый кискен һәм игътибарны җәлеп итә торган сүзләрдән башлана: “PR теле белән әйтсәк, “традицион ислам” брендын ...
Дәвам »
Фәрит Гыйбатдинов: “Бу фестиваль Аллаһы тәгаләне мактаучыларны җыя”
Дини юнәлештәге җырларны үз итеп мөнәҗәт-бәет, зикер әйтеп Аллаһы тәгаләне зурлаучылар Чуашстанның Урмай авылына җыела. 21 августта Урмайда төбәкара мөселман җырлары "ART-Мәдхия" фестиваленең алтынчысы уза
Дәвам »
“Милләтләр эшләре кәнәфие генә милли проблемнарны чишми”
Киләчәктә Русиядә милләтләр эшләре вәкиле булачак. Галим Дамир Исхаков бу урынны булдырып кына милли һәм милләтара мәсьәләләрнең чишелмәячәген әйтә
Дәвам »