Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты. Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша. Казанда ...
Дәвам »Архив модератора: Идиатулла
Муллаларга сәясәткә түгел, хәйрия эшенә биреләсе!
Дини темага Интернет тулы мәкалә, әмма аларның 70-80 проценты оригиналь түгел, кабатланган-күчерелгән язмалар. Дини вәзгыятькә кагылышлы җитди, аңлап язылган аналитик мәкалә Пәрәвездә үзе бер яңалыкка әйләнә башлады. Күпләр атна башында журналист Данис Гәрәевнең “Ислам-портал” сайтында дөнья күргән мәкаләсен шундый яңалык буларак кабул итте. Язма шактый кискен һәм игътибарны җәлеп итә торган сүзләрдән башлана: “PR теле белән әйтсәк, “традицион ислам” брендын ...
Дәвам »
Фәрит Гыйбатдинов: “Бу фестиваль Аллаһы тәгаләне мактаучыларны җыя”
Дини юнәлештәге җырларны үз итеп мөнәҗәт-бәет, зикер әйтеп Аллаһы тәгаләне зурлаучылар Чуашстанның Урмай авылына җыела. 21 августта Урмайда төбәкара мөселман җырлары "ART-Мәдхия" фестиваленең алтынчысы уза
Дәвам »
“Милләтләр эшләре кәнәфие генә милли проблемнарны чишми”
Киләчәктә Русиядә милләтләр эшләре вәкиле булачак. Галим Дамир Исхаков бу урынны булдырып кына милли һәм милләтара мәсьәләләрнең чишелмәячәген әйтә
Дәвам »
Руслан Айсин: “Ислам белгечләре” Мәскәүгә карап эшли
Фәйзрахман Саттаров һәм аның мәхәллә әгъзаларына карата җинаять эше кузгатудан соң, Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил Юныска да гаепләү белдерелде. Аны югары белем турында ялган диплом күллануда гаеплиләр. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте үткәргән тикшерүдә аның Казан дәүләт аграр университетта алган дип күрсәткән дипломының ялган булганы ачыкланган иде. Университет вәкилләре дә аның дипломы рәсми бирелгән документтан нык аерылуын раслады. Татарстан ...
Дәвам »
Токиодагы Ютоны “Аерылмагыз” җыры татар теленә гашыйк иткән
Моннан бер ел элек татарлар турында бөтенләй белмәгән һәм ишетмәгән Юто Хисияма, YouTubeта көйләр тыңлап утырган вакытта, “Аерылмагыз” җырына юлыга һәм бу җыр язма аның күңелен биләп ала. “Нәрсәсе белән бу җыр күңелегезгә үтеп керде соң, әллә көе япон көйләренә охшаган идеме?” дигән сорауга, Юто: “Ул бөтен япон җырларыннан да матуррак җыр бит”, дип җавап бирде. Җырның сүзләрен һәм мәгънәсен ...
Дәвам »
Татарстан Республикасының Телләр турында Законына – 20 ел
Бу түгәрәк сан гына түгел, ул күпмилләтле Россия Федерациясендәге күпмилләтле республикада телләр үсешен күзалларга ярдәм итүче дата
Дәвам »
Салават
Башкортостанның Тәтешле районы Аксәеттә туып үскән гап-гади авыл малаен ачылмаган планета белән генә тиңләп була. Ул бик якын да кебек, әмма бик еракта, БИЕКТӘ. Чөнки моңлы тавышлы җырчы булуы хак, акыллы фикерле булуы мәгълүм. Гадилеге күренә, әмма арзанлы гадилек түгел. Популярлыгы тиңдәшсез, репертуар бай. Халык мәхәббәте чиксез. Ул танылган артист, яшьләргә остаз, өлге, шәкертләренә әти дә, укытучы да. Җитешкән эшмәкәр, ...
Дәвам »
«Мин китсәм, кинәт китеп барырмын…”
Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам
Дәвам »
Самар татарлары ярдәме белән “Иделдә Болгар цивилизациясе” исемле китап басылды
460 ел элек татар үзенең дәүләтчелеген югалткач, милләт буларак сүнү сукмагына басты. Ислам диненнән ваз кичтерү, көчләп чукындыру, мыскыллау, телдән биздерү, асыл гореф-гадәтләребездән арындыру, хәләлнең нәрсә икәнен оныттыру, интернационализм байрагына чорнап урыслаштыру сәясәтен сеңдерү – барчасы да татарны юк итү максатыннан эшләнде. Хәзерге вакытта уйлап чыгарылган толератность шулпасы да татарның башын бөгү, авызын ачтырмау сәясәтенең бер төре. Без бу кыенлыкларны, ...
Дәвам »